Туган як

Балаларның якын дусты

Якташыбыз, Байгол авылында туып, балачагы шунда узган балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың исемен Идрис Туктар, Абдулла Әхмәт, Әминә Бикчәнтәева кебек язучыларыбыз исемнәре янәшәсенә һич икеләнүсез куярга була. Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакованың әсәрләре инглиз, рус, үзбәк, казах, уйгур, еврей телләренә дә тәрҗемә ителгән. Ләкин, ни өчендер, соңгы елларда онытылыбрак бара, китаплары да...

Якташыбыз, Байгол авылында туып, балачагы шунда узган балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың исемен Идрис Туктар, Абдулла Әхмәт, Әминә Бикчәнтәева кебек язучыларыбыз исемнәре янәшәсенә һич икеләнүсез куярга була.
Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакованың әсәрләре инглиз, рус, үзбәк, казах, уйгур, еврей телләренә дә тәрҗемә ителгән. Ләкин, ни өчендер, соңгы елларда онытылыбрак бара, китаплары да юк диярлек, тууына 120 ел тулса да, вакытлы матбугатта да аңа игътибар аз бирелде. Ләкин без, якташлары, аны, аның иҗатын онытмаска тиеш.
Дәрҗия Аппакова -1898 елның 2 мартында безнең күршедәге матур табигатьле Байгол авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа һәм унөч яшенә кадәр шунда яши. Үзе кебек үк авыл балаларының авыр тормышын күреп үсә ул. Унөч яшьлек кыз баланы әти-әнисе Казанга укырга җибәрә. Монда ул керәшен татарлары өчен ачылган укытучылар мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач, Казан күргәзмә мәктәбендә һәм туган авылы Байголда укытучы булып эшли. Казанда керәшен татарлары өчен чыга торган «Кызыл әләм» газетасының хәбәрчесе була. Җәй көне туган авылына кайткач, авыл балаларын Зәй буена болынга алып төшеп, төрле уеннар уйната, «думбра» чиертеп (авылдашы Анна апа сүзләре) такмак әйтеп биетә, китаплар укый, әкиятләр сөйли торган булган.
Д.Аппакова алган белеменнән канәгать булмый. 1922-1923 елларда Югары Совет партия мәктәбенең клублар бүлегендә һәм шул ук вакытта Казан зур драма театры каршындагы студиядә укый. Укып чыккач, берникадәр вакыт запас армиянең Казан шәһәре политбүлеге труппасында - артистка, 1925-1928 елларда комсомол өлкә комитетында инструктор булып эшли. 1928-1943 елларда ул Урта Азиядә яши, укытучылык эше белән шөгыльләнә. Бу хезмәтләрнең барысы да Аппакованың язучы булып формалашуына ярдәм итә. Бигрәк тә аның Казанда һәм Урта Азиядә укытучылык итүе бала күңеленә якынаюга сәбәп була.
Д.Аппакова төрекмән халкы тормышы турында «Мәмәт һәм карт Амон» дигән хикәясен яза, «Лүли» (1937) дигән повестенда автор чегән балаларының үткәндәге авыр тормышын тасвирлый. Аеруча «Кечкенә Бануның тарихы» (1938) повесте популяр була. Бу повесть тиз арада татар, рус, үзбәк һәм инглиз телләрендә басыла, яратып укыла. Аппакова әсәрләре баланы әдәпле, гадел, ярдәмчел, батыр булырга өйрәтә.
Гомеренең соңгы елларында Д.Аппакова нәниләр өчен күп кенә әкиятләр һәм кечкенә хикәяләр иҗат итә. Аның халык авыз иҗатына яки үз фантазиясенә таянып язган әкиятләре («Сөмбел», «Иске чиләк», «Гөлчәчәк белән Сандугач», «Сараның башыннан үткәннәре» һ.б.) һәм кече күләмле хикәяләре («Сөяк саплы пәке», «Йолдызкай», «Елка бүләге», «Шыгырдавыклы башмаклар» һ.б.) шул чор балалар әдәбиятында матур үрнәк булып тора.
Д.Аппакова иксез-чиксез бай булган татар фольклорын өйрәнүгә дә зур әһәмият бирә. Аның халык легендалары мотивларына нигезләнгән «Тапкыр егет», «Илдус» дигән әкият-пьесалары республика театр сәхнәләрендә күп еллар зур уңыш белән барды.
1943 елда Д.Аппакова Казанга әйләнеп кайта, гомеренең соңгы көннәренә кадәр язучылык эшен дәвам итә. Балалар язучысы, талантлы прозаик, драматург 1948 елның 28 маенда 50 яшендә фаҗигале рәвештә вафат була.
Кайбер әсәрләре төрле җыентыкларга керсә дә, соңгы елларда аерым китаплары чыкканы юк. Китапларының күбесен, бигрәк тә сугышка кадәр чыкканнарын табуы кыен. Табасы иде аларны, бер җиргә туплыйсы иде. Татар балалар прозасы дигән кыйммәтле хәзинәбезнең бер бөртеге бит ул.
Дәрҗия Аппакова иҗат иткән елларда мондый талантлы язучылар районыбызда башка булмаган. Ул - безнең горурлыгыбыз. Китапханәбез фондында язучының «Кечкенә Бануның тарихы» исемле - өч, «Сараның башыннан үткәннәре» исемле ике китабы бар. Язучының туган көнендә 5, 6 сыйныф укучылары белән якташыбызга багышлап әдәби сәгать үткәрдек, тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләштек. Кече яшьтәге укучылар белән китапханәдә «Кечкенә Бануның тарихы» исемле китабындагы хикәяләрен, әкиятләрен кычкырып укыдык, фикер алыштык.
Дәрҗия Аппакованың әсәрләре бүген дә актуальлеген югалтмый. Безне тәрбияле, әдәпле, кешелекле булырга өйрәтә.
Флера ГАРИПОВА.
Каенлы авылы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: