Туган як

Балалар татарча сөйләшергә өйрәнә

Аксакаллар шурасының чираттагы утырышында һәрбер аксакалга, үзләренә беркетелгән балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә булып, бүгенге көндә балалар тарафыннан татар телен өйрәнүнең ни дәрәҗәдә булуын ачыклау бурычы куелды.

Минем үземә 42 нче балалар бакчасы һәм 35 нче лицей беркетелгән. Узган атнада бу тәрбия һәм уку йортларының икесендә дә булырга насыйп булды. 
42 нче балалар бакчасында узган ел 186 бала тәрбияләнә иде, быел 96 бала гына калган. Шул исәптән, 50 татар, 44 урыс һәм 2 башка милләт баласы. Балалар саны кыскартылуның сәбәбе – бинага капиталь ремонт ясарга җыеналар икән. Чөнки икенче катка түбәдән су үтә, шуңа күрә балалар беренче катта гына шөгыльләнәләр. Әйтүләренчә, ремонт эше шушы көннәрдә, ноябрь аенда башланырга тиеш.
Бакчада татар телен өйрәнү югары дәрәҗәдә куелган дип әйтергә була. Татар телен өйрәнүне инде күп еллар үз эшен яратып башкаручы, зур тәҗрибә иясе, тәрбияче  Раушания Йосыф кызы алып бара.
Бакчада балаларның чыгышын карау бик җылы тәэсир калдырды Залның бер почмагына ата-аналар балалары белән бергә  ясаган «Көзнең тылсымлы сандыгы» дигән күргәзмә урнаштырганнар. Күргәзмә  үсемлекләрдән һәм төрле төстәге яфраклардан эшләнеп, берничә темага багышланган: «Көзге алан», «Көз бүләкләре», «Көз кәрҗине», «Урмандагы өй», «Көз буяулары», »Көзге фантазия» һәм башкалар. Чыгышларның темасын «Көзнең серле яфраклары» дип атаганнар. Биредә чыгыш ясаучы артистлар – бер төркем бик тә сәләтле балалар, алар арасында урыс балалары да бар, тамашачылары да шул ук бакча балалары.
Җырлар, биюләр һәм шигырь сөйләүләр, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрне бер-берсеннән аеру уеннары фәкать татар телендә генә алып барылды. Чыннан да, балалар чиста татар телендә менә дигән итеп шигырь сөйлиләр, җырлыйлар, төрле уеннарда катнашып, татарча аралашалар.
Бакчада 15 тәрбияче эшли, шуларның 10 ысы татар, 5есе урыс милләтеннән. Бу ханымнар шәһәр яңалыкларын да читкә куймыйлар, һәрберсе җирле газеталар ала, шул исәптән, 10 «Туган як» газетасы.       
Икенче көнне 35 нче лицейга юл тоттым, биредә мин шулай ук ят кеше түгел, бик җылы каршы алдылар.
Лицейда бүгенге көндә 815 бала укый икән, шул исәптән, 315 татар, 324 урыс, калганнары катнаш милләт балалары. Олы җитәкчеләрнең күрсәтмәсен искә алып, ата-аналар гаризасы нигезендә, 569 бала, шул исәптән урыс һәм башка милләт балалары да татар теле дәресләренә йөриләр.
Балалар татар теле дәресләрендә кызыксынып, яратып шөгыльләнә. Чөнки соңгы вакытта укыту программасы нык үзгәртелгән, стандартларга туры китереп җиңеләйтелгән. Мәсәлән, 5-6 сыйныфларда дәресләр яңа технологияләр кулланылып, күбрәк уен формасында үткәрелә.
Дөрес, татар теле 5-11 сыйныфларда атнага ике сәгать кенә укытыла, укытучылар әйтүенчә, бу бик тә аз. Соң кая барасың, Мәскәү фәрманын тыңламыйча һич булмый. 
Йомгаклап шуны әйтер идем: гаиләдә балаларыбыз, оныкларыбыз белән татарча сөйләшсәк, алга таба балалар бакчаларында телне өйрәнү дәвам итсә, бигрәк тә мәктәпләрдә татар телен өйрәнүгә аяк чалмасалар, без, аксакаллар, иншалла, телебез һәм халкыбыз бетмәс дигән өметтә калабыз.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН, Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе урынбасары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: