Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Балачактан белсеннәр

«Сөембикә» балалар бакчасында, юл йөрү куркынычсызлыгына карата чара уздырылды. Анда шәһәребез балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм ата-аналар катнашты. Мәктәптә, балалар бакчаларында үткәргән әңгәмәләрдә без балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен дә, янгыннан саклану чараларын да еш кабатлап, ныгытып торабыз. Тик, кызганыч, күпме тырышсак та, юлда балалар катнашында аварияләр әледән-әле булып тора шул....

«Сөембикә» балалар бакчасында, юл йөрү куркынычсызлыгына карата чара уздырылды. Анда шәһәребез балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм ата-аналар катнашты.
Мәктәптә, балалар бакчаларында үткәргән әңгәмәләрдә без балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен дә, янгыннан саклану чараларын да еш кабатлап, ныгытып торабыз. Тик, кызганыч, күпме тырышсак та, юлда балалар катнашында аварияләр әледән-әле булып тора шул.
Хәзер Интернет, компьютер заманасы булса да, җанлы сөйләшүләр, аралашулар да кирәк. «Сөембикә» балалар бакчасында югарыда әйтелгән проблемаларга кагылышлы сөйләшү булды.
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү өчен алар яраткан «Фиксики» мультфильмы геройлары Нолик белән Симка да килгән иде. Алар шәһәр урамнарында светофор һәм юл билгеләре булмаса, нинди зур аварияләр булу мөмкинлеге хакында кисәттеләр. Киңәшмәнең тагын бер юнәлеше - янгыннан саклану кагыйдәләрен кабатлау иде. Бу чарада да балалар үзләренең төпле белемнәрен күрсәттеләр. Әкият геройлары булып киенгән балалар ут белән уйнамаска кирәклеге хакында кисәттеләр.
Балалардан соң төрле бакчаларда эшләүче тәрбиячеләр дә тәҗрибә уртаклашты. Балаларны юл йөрү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәткәндә һәрберсенең үзе генә белгән уены, ысулы бар. Алар бу уеннарны коллегалары белән уйнап карадылар, бер мизгелгә генә булса да балачакларына кайтып килгән тәрбиячеләрнең дә очкынланып янган күз карашларын күрү үзебезгә дә кызык булды.
Берничә сәгать барган бу сөйләшүдән, тәҗрибә уртаклашудан барыбыз да канәгать калдык. Сүземне йомгаклап халкыбызның ике әйтемен искә төшерәсе килә: «юл ваемсызларны аямый» һәм «бурдан кала, уттан калмый»
Алсу ҺАДИМӨХӘМӘТОВА,
64нче балалар бакчасы тәрбиячесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев