Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Бабайны авылда белмәүче юктыр

Бөек Җиңү бәйрәменә 100 көннән азрак вакыт калып бара. Шәһәрдәге һәм райондагы ветераннарны инде котлый башладылар. Шушы көннәрдә Каенлы авылында гомер итүче Камил Ульдановка 94 яшь тулган. Туган көне белән котларга авыл җирлеге җитәкчелеге, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, Түбән Кама районы депутаты һәм авылдашы Рафаил Хәбибуллин килделәр.

Кунакларны, гадәт буенча, мул табын һәм ачык йөз белән каршы алдылар. Камил ага шатлыгын һәм дулкынлануын яшерә алмый. Аның күкрәгендә Кызыл Йолдыз ордены, Фронтовик билгесе һәм юбилей медальләре балкып тора. Җитәкчеләр ветеранны котлап, Түбән Кама башлыгыннан тәбрикләү хаты, бавырсак, чәчәк тапшырдылар.
Камил ага кызы һәм улы гаиләсе тәрбиясендә яши. Шул ук авылда, тагын берничә йорт аша гына кече улы тора. Оныклары, торыклары хәлләрен белешә. Бәхет өчен тагын ни кирәк? Ә менә сугыш елларын искә алырга да, ул вакыт турында сөйләргә дә яратмый икән.
1943 елда яңа гына 18 яше тулган Камилне сугышка алалар. Башта укыталар. Әле фронтка җибәрмәсәләр дә, яшәү шартлары да, киемнәре дә начар була. Камил ага Япон сугышын үтеп, 1947 елда – өенә ялга, аннары хәрби хезмәтен үтеп, 1950 елда гына туган йортына әйләнеп кайта.
Егет кино ярата икән, шуңа күрә Казанга барып, киномеханиклар курсын бетерә һәм биш авылга хезмәт куеп, фильмнар күрсәтеп йөри. Болгар авылында булачак хатынын очратып, 1953 елда гаилә корып җибәрәләр.
– Бабай белән әби – безнең горурлыгыбыз һәм үрнәгебез. Алар 62 ел бергә гомер кичерделәр, кызганычка, әби вафат булды. Авылда Камил бабайны белмәгән кеше юк, аны хөрмәт итәләр, чөнки ул һәрвакыт ачык йөзле, кешеләрне мактый белә, – ди аның турында оныгы Чулпан.
Фото НТР сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев