Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Азык җыйдым җанга

Шәһәребездә булган бер очрашуда шагыйрь Разил Вәлиев әйтәнчә, мәчете, театры, музее булган халык - бәхетле халык ул. Бу яктан, чыннан да, бәхетле без. Шәһәрдәге үзәк мәчет юлыннан кеше өзелми; театрның да залы тамашачы белән тулы була. Кем белән генә сөйләшсәң дә, «оста уйныйлар, бөтен премьераларын карап барабыз», дип әйтәләр. Музейда...

Шәһәребездә булган бер очрашуда шагыйрь Разил Вәлиев әйтәнчә, мәчете, театры, музее булган халык - бәхетле халык ул. Бу яктан, чыннан да, бәхетле без.

Шәһәрдәге үзәк мәчет юлыннан кеше өзелми; театрның да залы тамашачы белән тулы була. Кем белән генә сөйләшсәң дә, «оста уйныйлар, бөтен премьераларын карап барабыз», дип әйтәләр.

Музейда да һәрвакыт яңа күргәзмәләр булып тора. Әле күптән түгел Санкт-Петербургның балавыз сыннар музее экспонатлары күргәзмәсе булды. Беренче генә күрүем булмаса да, рәхәтләнеп карап йөрдем. Тере кешеләр кебек басып торалар, менә торырлар да, синең белән сөйләшерләр кебек. Бу күргәзмә тарихны искә төшерә. Тарихта тирән эз калдырган шәхесләр: патшалар нәселе, Ленин, Сталин, Суворов, Кутузов һ.б. балавыз сыннары урын алган анда.

Гыйнвар башында олы юбилеен билгеләп үткән шагыйрь якташыбыз Разил Вәлиевкә исә музейда аерым бүлмә ачылган. Анда аның иҗат юлына багышланган бик күп мәгълүмат тупланган. Р.Вәлиевнең «Әгәр бар кеше дә бертөрле генә уйлый икән, димәк беркем дә, берни дә уйламый», дигән канатлы сүзләренә никадәр тирән мәгънә салынган!

Ә бит, уйлый калсаң, мәчетне, театрны һәм музейны бер нәрсә берләштерә: кешенең эчке рухи дөньясын баету.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев