Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Авыл халкы аңа рәхмәтле

Ел дәвамында безнең Болгар авылы мәдәният йортында күп чаралар уздырылды. Соңгы вакытта район авылларындагы көрәшчеләрне җыеп «Көрәшчеләр бәйгесе» үткәрделәр. Бу эштә билгеле инде авыл башлыгы Ришат Расим улы башлап йөрде.

«Чиккән сөлгем – күңел күзем» дигән кичә дә бик матур үтте. Анда әбиләрнең кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылды.
«Мөнәҗәт – күңел көзгем» кичәсе, чын мәгънәсендә барыбызның  да күңеленә хуш килде. Бу кичә авылыбызда күп еллар татар теле һәм әдәбияты укыткан Әнисә Булатованың фольклор һәм аның төрләре, аларның әһәмияте турындагы кереш сүзе белән башланып китте. Кичәгә килгән һәр кеше парлап та, аерым-аерым да мөнәҗәт әйтте. Авылыбыз абыстае Рәмзия Миннегалиева һәм аның ярдәмчесе Әнҗүдә Камалиева бик матур мөнәҗәтләр әйттеләр. Алар мәчеттә, авыл халкы арасында дини бәйрәмнәрне, дини йолаларны үткәрүдә, авылдашларны соңгы юлга озатуда зур эш башкаралар. Зур рәхмәт аларга.
Клуб мөдире Фирдәвес Талип кызы барлык катнашучыларга кичә ахырында истәлекле бүләкләр таратты. Бү куркәм чара чәй табыны янында гөрләшеп чәй эчү белән тәмамланды. Өлкәннәрне хөрмәтләп, бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә зур уңышлар, үзләренә сәламәтлек телибез.
Фирдәвес Ильясова менә 22 ел инде клуб мөдире булып эшли. Авылда яшьләр юк, эш юк, фермалар бетте, мәктәп ябылды. Авыл картайды инде Һәр йортта бер әби, яисә бер бабай яшәп ята. Авылда эш булмагач, пенсиягә чыкмаган берничә яшь кеше шәһәргә барып эшләргә мәҗбүр.
Шуңа карамастан, Фирдәвес Талип кызы барлык бәйрәмнәрне җиренә җиткереп, кешеләрнең күңеленә хуш килерлек итеп үткәрә. Клубыбыз кайчан гына барсак та, һәрвакыт чиста, җылы, якты. Ә клуб хуҗасы һәркемне ачык йөз, тәмле тел белән каршы ала. Шуңа күрә өлкән яшьтә булсак та, клубта үткәрелгән чараларда  да бик теләп катнашабыз.
Әнисә БУЛАТОВА. 
Фото авторның шәхсиархивыннан.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев