Туган як

Авыл каймагы

Дустым Раушан авылына кунакка чакырды. «Безнең яклары күреп кит әле», – ди. Ул чакта әти-әнине үзебезгә яшәргә алып килгән идем. Аларны ялгызын гына калдырасы килмәде, алдан килешнеп, юлга барыбыз бергә чыктык. Юл уңаеннан Чистайда яшәүче апасын да күреп чыгарга булдык.

Нәкыя апа белән җизнәсе бик кунакчыл икән, тиз арада табын әзерләнде. Иң соңыннан өстәлгә ак төстәге балалар горшогы куелды. Аның капкачын ачканда Нәкыя апа: «Әле кичә генә аерткан идем, рәхәтләнеп авыл сөтөсте белән чәй эчегез әле», – дип сөйләнде. Мин шундук: «Мин сөтөсте яратмыйм», – дидем. Нәкыя апа минем ялганны сизми калмагандыр, билгеле: кайсы авыл малае каймак яратмый икән?! Кызыктыра бит өсте күбекләнеп торган каймак. Тик авыздан «яратмыйм» дигән сүз чыгып очкан иде шул. Җитмәсә, Нәкыя апа: «Шикләнмәгез, өр-яңа чүлмәк ул, сөтөсте салырга дип махсус алдым», – дип тә өстәде. Авыздан су килсә дә, каймакка үрелергә базмадым. Әле бүген дә шул Чистай каймагы күз алдымда тора...
Хатын базардан бер тапкыр гына кулланыла торган савытка тутырылган авыл каймагы алып кайтты. Тагын теге сөтөсте искә төште дә, үземнең юләрлегемнән үзем көлеп куйдым. Шул вакыйгадан соң Нәкыя апа безгә пыяла банкага тутырылган каймак алып килде. Теге горшокны ул да онытмаган икән. Рәхәтләнеп көлдек. 
Кайчандыр эмальләнгән савытлар да кулланган идек. Һәр чорның үз модасы гына түгел, хәтта савыт-сабасы да була. Шул чактагы шикләнүем өчен Нәкыя апа алдында үземне гаепле тоям. Эх, тагын бер кайтырга, аларга кереп кунак булырга һәм теге балалар горшогындагы яңа гына аерытылган күбекләнеп торган чын авыл сөтөстесе белән чәй эчәргә иде!
Васил КАМАЛОВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: