Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Атларда да кеше язмышлары

Авылның шинельсез солдатлары – атлар турында сөйлисем килә. Элегрәк газеталарда, китапларда шактый язылды алар турында. Соңгы вакытта бик очрамый. Авылларда атлар да кими, алар белән бәйле тарихи язмалар да..

Авылның сугыш еллары атлары. «Җирән Кашка», «Йолдыз», «Карлыгач»лар сабантуе мәйданыннан, буразналарда сабаннарын калдырып, арбаларга җигелеп, ир-егетләрне алып яуга киткәннәр. Атлар Җиңү яулап дошманның өненә барып җиткән. Алар туплар да сөйрәп чапкан, пулемет тачанкаларына да җигелгән, сугыш кырларыннан яралыларны ташу да алар өлешенә күп тигән, сугышчыларга азык-төлек тә китергән. Ил өчен, җир өчен гомерләрен дә биргәннәр.
Тылда да сугыш газапларын кичергән алар. Җан тирләренә батып, җигелеп, кар суларын ерып орлык ташыганнар, иген чәчкәннәр...
1941 ел – атларның паспортлы чаклары. Һәр чаптар, ир-ат кебек, хәрби комиссариатта исәптә торган. Веткомиссияләрдә каралган, эшелоннарда фронтка озатылган.
Тоткынлыкта булган, яисә пулемет сөйрәп чапкан атлар арасында бәлки безнең авыл атлары да булгандыр? Фәхри ага Шәрәфиевнең «Каенлы авылы тарихы» китабында автор шундый ат турында «Каенлы» колхозында булган бер гаҗәп хәл турында язып үтә. Шул истәлекне күчереп язып укучыларга җиткерәсем килә.
1942 ел, җәй башы. Эссе көннәрнең берсендә Ширәмәт районы хәрби комиссариатыннан идарәгә фронтка атлар озатырга, алдан билгеләп куелган атларны җыю пунктына китереп җиткерергә кушылган хәбәр килә. Боерык җиренә җиткереп үтәлә. «Каенлы» колхозыннан тапшыруга билгеләнгән атлар арасында бик елгыр «Молот» кушаматлы алаша да була. Атларны карап-тәрбияләп бару өчен колхозлардан берничә кеше билгеләнә. Олы яшьтәге Әшрәф Әхмәтов та була алар арасында. Атларны Бөгелмәдә вагоннарга төяп, Горький өлкәсендәге бер тимер юл станциясенә кадәр алып барып, тиешле оешмага тапшыралар. Кире өйләренә кайталар...
Менә көз җитә. Дәүләткә ашлык тапшыру башлана. Каенлыдан берничә яшүсмер ашлык төягән олаулар белән Кама буендагы Смыловка пристаненда урнашкан икмәк кабул итү пунктына китә. Ашлыкны тапшырып, кайтыр юлга чыгалар. Юл болын буйлап үтә. Шулчак якында ат кешнәгәне ишетелә, тик үзе күренми. Олауның иң алдан барган аты туктап кала. Олаучылар бергә җыела. Беренче ат һаваны яңгыратып җавап биреп кешни. Бу хәлгә гаҗәпләнгән олаучылар теге атны эзли башлыйлар. Озак көттерми, әрәмә арасыннан бер ат килеп чыга. Арадан берәү: «Бу бит безнең «Молот!» – дип кычкырып җибәрә. Аптырауның чиге булмый. Моннан берничә ай элек фронтка озатылган «Молот», бәйләп торуны да көтми, олаучыларга ияреп, колхозның атлар абзарына кайта. Әлбәттә, бу хәл турында район хәрби комиссариатына хәбәр итәләр. Берничә көннән «Молот» яңадан мобилизацияләнә. Шулай итеп, «дезертир» атны яңадан фронтка җибәрәләр. Җиңү өчен барган сугышта кай җирләрдә башын салгандыр «Молот», алга таба тарихы билгесез.

Флера Гарипова, Каенлы авылы китапханәчесе

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев