Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Ат чыбыркылаганны яратмый»

«Туган як»ның октябрь аендагы саннарында чыккан атлар турындагы язмамның күләме бик зур була дип, егет чагымда башымнан кичкән кайбер истәлекләрне төшереп калдырган идем. Түбәндә шуларны бәян итмәкче булам.

1963 елда Республикабызның авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагында «Скотопром» дип атала торган трест оештырдылар. Һәр районда махсус, малларны симертеп ит җитештерә торган совхозлар булдырылды. «Салман» совхозыннан аерып алып өч авылдан торган «Алькеевский» дип атап симертү совхозы оештырылды. Бу совхоз составына безнең авыл да керде.
Совхозыбызның беренче симертелгән эре мөгезле терлекләр гуртын Чистай ит комбинатына куып барырырга миңа да насыйп булды. Барыбыз 9 кеше идек. Гурт куу үтә дә авыр эш. Көне-төне ачык һавада, җил-яңгыр астында, йокы туймый, җылы ашамлык юк... 120 чакрым араны ике атна үтәргә туры килде, бик нык ябыктык, талчыктык. (кыскартып язам). Малларны авырлыклар белән ит комбинатына тапшыргач, мине арада иң яше буларак, автобус белән түгел, ат җигеп барган Әнвәр абый белән иптәш булып кайтырга калдырдылар. Әнвәр абый белән кайтасы юлны кыскартып, белмәгән авыллар аша, сораша-сораша бер тәүлек ярымда кайтып җиттек.
Алексеевск районы җиренда, люцерна кырында, төн җиткәч йоклап алырга туктадык. Июнь ае, төн җылы. Зур ридуван эченә тәмле исләр таратып торган люцерна чабып салдык. Абзый атның тезгенен ридуванның үрәчәсенә бәйләп куйды. Атыбыз үз ризыгын кетердәтә калды, ә без бик арып йоклап киткәнбез.
Иртән кызарып кояш чыгып килә. Әнвәр абый торып утырган, мине уята, кәефе юк. Атыбыз без йоклаган арада печәнен күп итеп ашаган. Ашый-ашый Әнвәр абыйның печән астына яшереп калдырган сумкасына җиткән. Сумкада күчтәнәчкә алган калын гына колбаса һәм берничә батоны бар иде. Ат батоннарны ашаган, вак валчыклары гына бераз печән арасына таралган. Ә колбасаны әлбәттә ашамаган, тик, нигәдер ваклап таратып бетергән. Печән арасыннан этләр, яки мәчеләр аралап ашарлык хәлдә генә калдырган.
Бу хәлләр турында, озакламый «Яз» нәшриятында чыгачак «Абдул Салман морзалары» дип аталган китабымда тәфсилләп яздым.
1964 елда, «оста гурт куучы» дипме, мине кабат бу җитди эштә катнаштырдылар. Бу юлы мине атка атланып җибәрүләрен таләп иттем, каршы килмәделәр. Миңа ул вакытта 18 яшь иде инде, хайваннар белән эш итүдә тәҗрибәм бар. Даими рәвештә абыем җигеп йөри торган кола атны сайлап, сорап алдым. Аксыл җирән, кара яллы һәм койрыклы ат бездә берәү генә иде. Гаҗәеп, шундый ат бер генә булгангадыр, аерым кушаматы булмады. «Җирән алаша» дип кенә атыйлар иде үзен. Җигеп йөк ташырга да, атланып йөрергә дә бик елгыр ат булды. Җәй көннәрендә, 7нче сыйныфны тәмамлаганнан бирле ул атны җигеп, совхоз эшләрен башкардым. Язын сарыклар фермасыннан кырга тирес чыгару, соңыннан печән эскертләү һ.б.
Бу атның холкы катлаулы, кычкырганны, чыбыркылаганны яратмый. Бер кулда гына булганда, сабыр холыклы хуҗасына гына күндәм була торган иде. Атланып барырга ияр дә бирделәр. Шулай итеп, мин чын кавалерист кебек булып киттем. Узган, 1963 елдагы кебек эре мөгезле терлекләрне Чистай ит комбинатына кудык. Шулай ук, ике атна вакыт кирәк булды. Ике атна эчендә атым тазарды, матурланды, сырт өсте түгәрәкләнеп китте. Кире бер көн эчендә, туры юлдан үтеп бер тәүлектә кайтып җиттем. Маҗаралар булмады. Китәр алдыннан, озата торган малларны сайлап бер кардага туплар өчен, совхоз үзәгенә барып башкарырга туры килде. Колхоз, совхозлардан атларны күпләп бетерү чоры дәвам итә.
Безнең симертү совхозына райондагы барлык мал-туарны китереп тапшыралар, шул исәптән атларны да. Атларны симертеп Италиягә тере килеш, контракт буенча озаталар иде. Бу күп еллар дәвам итте. Совхоз үзәге – Иске Матакка терлекләр аерып алырга беренче баруымда ук әйттеләр: «Беләсеңме, Шәпкәдән «Йолдыз»ны иткә озатырга китереп тапшырдылар», –дип. («Туган як»та 29 нчы октябрендәге 80 нче номерда данлыклы «Йолдыз» турында язылган иде). Кардага кереп атлар арасыннан «Йолдыз»ны эзләп табып, янына килдем. Мине тыныч кына каршы алды. Моңсу гына карап тора, зур, кара күзләрендә чарасызлык хисе тоела. «Менә нинди халәттә мин бүген, картайган көнемдә. Юктыр инде, син дә миңа берничек тә булыша алмассың», – дигән шикелле тоелды миңа күзләренең карашы... «Йолдыз»ның башын, җилкәсен сыйпап, бармак араларымнан ялларын үткәреп «сөйләштем», балачакларыбызда аңа чиксез сокланганыбызны җиткердем.
«Йолдыз»ны күргәнемне авылга кайткач, авыл ир-атларына сөйләдем, кичергән хисләрем белән уртаклаштым. Шуннан соң, совхоз үзәгенә барган бар кеше бу бичара атның янына кереп чыкканнар.
Чираттагы баруымда авылдашым, күптән түгел ат караучы булып эшли башлаган Дансик абыйны очраттым. Бу яшь егеткә картаеп килә торган чыгымчы ат биргәннәр. Бу атка күңеле ятмый икән. Иткә озатырга дигәннәр арасында яхшырак, атланып йөрергә дә, җигеп йөрергә дә кулай ат булмасмы дип килгән. Ферманың хуҗасы: «Ерактан, чуваш авылыннан бер яшь ат китерделәр, бик тә елгыр дип мактадылар, тик кешегә ияләнмәгән, тыңлата алмаганнар», – диде. Карда эченә кереп, бу атны карарга булдык. Ябык, бәләкәй гәүдәле, күксел бүз төсле. Яшь алаша икәнлеге күренеп тора. Мин беренче булып янына йөгән тотып бара башлаган идем, якын да китермәде. Уттай йөгереп, барлык атлардан өер ясап, карда эчендә чабыштылар. Аңладым, йөгән тотмыйча гына атлар янына тагын кердем. Берничә башка атларның яннарына килеп башларын сыйпадым, сөйләшеп иркәләдем. Барысы да тынычландылар. Тора-бара кулыбызга төшәчәк ат янына килдем, шикләнеп кенә якын җибәрде үземне һәм ниһаятъ тоттырды. Мин сыйпап торган арада йөгән китереп бирделәр. Куркып кына йөгәнне кидергәч, авызлыкларга керешкән идем, тыңлата алмадым, киреләнә башлады. Аңлап алып авызлыклавымны туктаттым. Кардадан алып чыккач, үземнең ат өстендәге иярне алып китерергә куштым. Ияр тотып килгәнне күргәч, сикеренә башлады, чак кына ычкындырып җибәрмәдем. Бусын да аңладым, ирексезләмәдем, мөмкин дә түгел иде. Димәк, бу атта начар тәэсирләр калган, шуңа күрә тыңламый торганга әйләнгән. Иярсез генә бик җиңел атландым, авызлык кидертмәгәч, урында гына тотып торырга авыр. Авылдан чыгу ягына киттек. Атны авырлык белән тыеп барам, очып китәрдәй булып бара, юрттырып кына чаптырам. Авылны чыгып киткәч, тезгенне бераз йомшартып, аякларым белән җиңелчә генә хәрәкәт ясап алган идем, атым кушаяклап алга ыргылды. Мондый тизлек белән атта беркайчан атланып чапканым булмады. Бер чакрым чамасы уздык, ат туктарга уйламый да. Бик авырлык белән атны юлдан бераз борып кыр эченә алып керә алдым. Кырда атка йөгерергә авырырак, берничә йөз метрдан туктата алдым. Кире тыныч кына, юрттырып кайтып туктадым. Мине озатып калган ир-егетләр, начар хәлләр килеп чыкмагае дип, куркып көтеп торганнар.
Шулай итеп, бу атны алыштырып кайттык. Атның кушаматы ничек дип сораган идек тә, белмәделәр. «Бу ат серле булып чыкты, әйдә «Секрет» дип кушыйк», – дидем. Бер кулда, тыныч кына, тәрбияләп куллангач, бу ат бик уңышлы булып чыкты. Соңыннан, аны җиңелгә генә управляющий Гарәфетдин абый җигеп кулланган.
1969 елның 8 нче Март бәйрәменә булачак хатыным – Гөлкәемне Түбән Камадан авылга, әти-әниләрем белән таныштырырга, аларның хәер-фатыйхаларына өметләнеп алып кайттым. Кайтып чәйләр эчкәч, булачак килен сыер саварга теләген белдерде. Шәһәр кызы бит дип, әнием гаҗәпләнеп чиләк белән җылы су, тастымал китереп тоттырды. Бу көтмәгән һәм сокланырлык гамәл булды бугай. Иртән, йокыдан торган вакытыбызга әти йортка ат җигеп кайтарып куйган. «Ашап алыгыз да, Иске Салманга Хәмәтгариф бабагызга барып, никах укытып кайтыгыз», – дип командасын бирде. Менә шул булды әти белән әнинең безгә биргән хәер-фатыйхасы.
Киенешеп йорттан чыксак, артлы, җиңел чанага җигелгән, горур кыяфәттә, беренче булып кулыма ияләндергән «Секрет» басып тора. Матурайган, тазарып киткән, бераз алмачуар төсмерләре кереп, үзгәргән. «Улыма никах укытырга барырга яхшы ат кирәк иде дип барган идем, Гарәф абыегыз үз атын берсүзсез биреп җибәрде», – диде әтием.
Урамда җилсез, җылы һава, тын гына эре-эре карлар ява. Җиде чакырым араны җил тизлегендә үтеп, никахыбызны укытып кайттык. Тормышыбызның иң кадерле, шатлыклы, онытылмаслык ядкаре булып калды бу көн.
Гөлкәем, тыныч кына, ябалак кар ява торган һава торышын гомер буе яратып яшәде, гомеренең соңгы чорларында да хәтерендә сакланган хисләрен исенә төшерә иде.
Мансур ГАНИЕВ, туган төбәкне өйрәнүче һәвәскәр тарихчы.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X