Туган як

Аны язмыш кызганмаган

Түбән Камага барган саен Г.Тукай паркында йөрергә яратам. Дустым Мәдинә яшәгән йорт янында гына ул. Тукайның китап укып утыруын чагылдырган сын, аның «тишелә язган» чүәге - барысы да чын кебек. Беркөнне дустым Мәдинә белән шагыйрьнең әкият персонажларына ясалган сыннарны кабат-кабат карап йөргәндә, яныбызга чибәр генә бер ханым килде дә әңгәмәбезгә...

Түбән Камага барган саен Г.Тукай паркында йөрергә яратам. Дустым Мәдинә яшәгән йорт янында гына ул. Тукайның китап укып утыруын чагылдырган сын, аның «тишелә язган» чүәге - барысы да чын кебек. Беркөнне дустым Мәдинә белән шагыйрьнең әкият персонажларына ясалган сыннарны кабат-кабат карап йөргәндә, яныбызга чибәр генә бер ханым килде дә әңгәмәбезгә кушылды һәм «Минем язмышым да Тукайныкына охшаган» дип, үзе турында сөйли башлады. Без тын да алмыйча аны тыңладык. Ул менә нәрсәләр сөйләде (исемнәрен хәтеремдә дөрес калдырмаган булсам, гафу итсен):
-Мин үзем Арча районының бер авылыннан. Әтием - Газиз, әнием Зәйнәп исемле. Әти булган кеше, сугыштан кайткач, Зөләйха исемле тол хатынга өйләнгән. Бер елдан соң Ядкәр исемле уллары туган. Ул апа авырып үлгәннән соң, минем әни булачак Зәйнәпне әтигә димләгәннәр. Тик әнине кайнанасы бер дә яратмаган. Әнине куып җибәрергә әтине дә котырткан. Миңа 1 яшь тулгач, әни мине калдырып киткән. Чөнки өендәге абыйлары бала белән кайтырга рөхсәт итмәгәннәр. Менә шуннан башланды инде минем «Тукай язмышы». Шуннан соң әти үзенең дә өч баласы булган Зөләйха исемле хатынга өйләнгән. Без - ике бала, Зөләйха әни тагын өч бала тапкан. Аларның икесе белән хәзер дә бик әйбәт аралашабыз, энем дә, сеңлем дә якын туган итеп саныйлар. Шул вакыт эчендә үземнең Зәйнәп әнине Питрәчтәге тол иргә димләгәннәр. Әни Әхмәтгали әтидән тагын өч бала тапкан. Тилмереп яшәвемне ишеткәч, мине - 3 яшьлек баланы әни үз янына алдырган. Анда тагын нәкъ Тукайча инде: әнинең ул балалары мине бик кактылар. Әнинең бертуган Мәрьям исемле сеңлесе бар иде. Ире Хәким белән Зәйдә бик әйбәт, мул тормышта яшиләр иде. Ләкин бер борчулары бар икән: балалары булмаган. Әни, апа белән сөйләшеп, мине аларга бирде. Тагын яңа тормыш башланды. Мәрьям әни белән Хәким әти бик яхшы кешеләр булып чыктылар. Мин инде укыйм, өйдә булышам. Хәким әти җитәкче эшләрдә эшли. Алар минем хакка Түбән Камага күченделәр, миңа югары белем алырга бик булыштылар. Монда эшләп йөргәндә, үземнең тиң ярымны очраттым. Башта Мәрьям әни һәм Хәким әти белән яшәдек. Аннары акрынлап үз оябызны булдырдык. Эльмира һәм Илдар туды. Әйбәт кенә яшәгәндә, Ходай үзенең борчуларын да бирә икән, без дә шактый сынаулар уздык. Шулай булса да, балаларым тормышына куанып, оныкларым Ирек һәм Тәлгатькә карап сөенеп яшим, - дип сүзен тәмамлады сөйкемле ханым.
Менә шундый гыйбрәтле язмышлы кеше белән таныштык без. Онытканчы, ул сөйләгәннәрне сезгә дә бәян итәргә булдым.
Мәһрүзә ГАЗИМОВА,
ветеран укытучы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: