Туган як

«Андыйлар бик кирәк»

Шәһәребездә беренче тапкыр аксакаллар шурасы сайлау җыелышы 1998 елның 22 маенда узган иде. Шул вакыттан бирле шура эшчәнлегендә бик күпләр актив катнашты. Бу язма 2003-2009 елга кадәр шураның рәисе булган Камил Хәбир улы Фатыйхов турында.

Мин аның балачагын, тормыш юлын, эшчәнлеген, тырышлыгын тасвирлап, яшь буынга үрнәк шәхес, гаилә башлыгы, ир, әти, бабай булуын җиткерү теләге белән кулыма каләм алдым. Ул, Аллага шөкер, исән-сау, бүгенге көндә барлык чараларда да катнаша алмаса
да үзенең киңәшләрен биреп, безгә ярдәм итә, булыша.
Камил Фатыйхов 1942 елның 16 нчы февралендә Татарстанның Нурлат районы (хәзерге Яшел Үзән) Карашәм авылында, күп балалы колхозчы гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Әтисе 1941 елның 24 нче июнендә фронтка китә һәм август аенда сугышчы Фатыйхов Хәбирнең хәбәрсез югалуын хәбәр итәләр.
Сугыш җиле һәркемнең капкасын какты: һәркайда кайгы-хәсрәт, сугыш күпме барасын беркем белми. Ир-егетләр, җырлап урам әйләнделәр дә фронтка китеп бардылар. Камилнең газиз әнисе Фатыйма да, күз яшьләрен агыза-агыза сөйгәнен – алты бала атасын сугышка озата. Тик аңа авылына кайтырга гына насыйп булмаган: ул, миллионлаган сугышчылар кебек геройларча һәлак булган.
Балаларның иң өлкәне 11 яшьтә, иң кечесе – Камил әнисе карынында. Фатыйма апа, иренең хәбәрсез югалуы турында ишеткәч, аңын югалтып, чак кына егылмый, аны туганнары тотып кала. Аңына килгәч, иренең дошман бом-балары, пулялары астында булуын, һәр минут аңа үлем янавын уйлап, үз-үзен кулга ала. «Миңа монда дошман пулялары янамый, балаларымны карап, тәрбияләп аякка бастырырга тиешмен – бу минем бурычым», – дип, үзенә сүз бирә ул. Иренә тугрылыклы, балаларына үрнәк әни булып, аларны олы тормыш юлына әзерли. Әйе, балаларының өлкәннәреннән башкасы ата назы күрмичә, ярдәмгә мохтаҗ, ачлы-туклы яшәделәр. Бер-берсеннән калган аяк киеме, өс киемнәре киеп үсәләр. Урманнардагы, болындагы какы, сәрдә, кычыткан һ.б. үләннәр аларны ачтан үлүдән саклаган.
– Әнкәйгә бик авыр булды. Ул алты баланың тамагын туйдырырга, киендерергә, йорт тирәсен карап, өйне җылытып, колхозда «трудодень» эшләргә кирәк була. Өлкән абыем – Хәлил тракторда эшли башлагач кына тормышыбыз бераз җиңеләйде. Әмма сугыш туктагач та, яшәү авыр булды әле. 50 нче елларда өлкән абыйлар бер-бер артлы армиядә хезмәт иттеләр, аннан үзләренең гаиләләрен корып, аерым яшәделәр. Алар үзләре белем ала алмаганга: «Камил, син укып белем ал» дип, киңәш бирделәр, укырга ярдәм иттеләр.
Камил 7 нче сыйныфны татар мәктәбендә яхшы билгелә-ренә генә тәмамласа да, юга-ры уку йортында укып бе-лем алырга ярдәм итәр дип, яңадан рус телендә белем бирә торган мәктәпкә, кабат 7 нче сыйныфта укырга мәҗбүр була. Бу аңа Канаш финанс техникумында, Казан финанс-икътисад институтында укыганда бик ярдәм итә. Ул техникумны һәм институтны тәмамлап, җаваплы эшләр башкара. Чистай районы финанс бүлегендә өлкән икътисадчы, армия хезмәтеннән соң 1966 елдан Түбән Кама район финанс бүлегендә өлкән икътисадчы булып эшли. 18 ел партия һәм профсоюз эшләрендә төрле дәрәҗәләрдә: инструктор, парткомиссия җитәкчесе, шәһәребезнең партия комитетында оешты-ру бүлеге мөдире, дистә ел дәвамында «Татэнергострой» берләшмәсендә профсоюз комитеты җитәкчесе, 1985 елдан 1990 елга кадәр шәһәр финанс бүлеге мөдире булып эшли. 
1990 елда, илебездә салым җыю органнары оеша башлау белән Камил әфәндегә шәһәребездә салым инспекциясе оештыру һәм җитәкләү йөкләтелә. Бу очраклы түгел, чөнки бу вазыйфаны башкару өчен иң тәҗрибәле белгеч булып өлгергән була Камил әфәнде.
Икътисад һәм финанс өлкәсендә зур уңышларга ирешүен исәпкә алып, Камил Хәбир улы 2000 елда Татарстанның атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исемгә лаек була. Аның хезмәтләренә югары бәя бирелде: «Татэнергострой» берләшмәсендә эшләгән чорда «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә. Финанс органнарында уңышлы эшләгәне өчен Татарстан Президенты Указы белән Мак-тау грамотасы белән бүләкләнә. Профсоюзда эшләгән чорда өлкә комитетының «Профсоюз хәрәкәтендәге уңышлары өчен» дип аталган күкрәк билгесенә лаек була.
Ул лаеклы ялга чыккач та шәһәребезнең иҗтимагый эшләрендә, чараларда актив катнаша. Президент, Дәүләт думасына һәм республика, җирле органнарга сайлауларда сайлау комиссиясендә төрле вазыйфаларны башкара.
Камил Хәбир улы кайда гына эшләсә дә, хезмәтен җиренә җиткереп башкара, һәркем белән уртак тел таба, кирәк урында эшкә салкын карау-чыларны үз урынына куя, әмма аларны кимсетми. Аның шәхси тормышы да һәркемгә үрнәк. 1969 елда тормыш иптәше Светлана белән гаилә корып, тулай торакларда яшәп, авыр чорларын үткәреп, үзләренең алтын туйларын уздырдылар. Аларның ике уллары Альберт һәм Эдуард югары белем алып, «Түбән Кама Нефтехим» берләшмәсендә уңышлы гына хезмәт куялар.
Камил гаиләсендә хөрмәткә лаеклы ир, әти һәм бабай гына түгел, зур хөрмәткә лаеклы кияү дә була алды. Ул хатынының анасын беренче көннән үк «әни» дип атап, игътибар һәм хөрмәт белән үзендә 40 ел тәрбияләп, соңгы юлга мөселманнарча озатты.
Камил Хәбир улы Фатыйхов-ның тормыш юлы, башкарган хезмәтләре шәһәребез халкына, бигрәк тә яшь буынга, бәяләп бетергесез үрнәк. Без – аксакаллар шурасы әгьзалары аңа сокланабыз, арабызда хөрмәткә лаеклы шәхес булу белән горурланабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: