Туган як

Андыйлар күбрәк кирәк

Заводта слесарь булып эшләүче Рәшитне хезмәттәшләре, кыска гына итеп, әнә шулай сыйфатлый. Спас районының гаҗәеп матур табигатьле Чәчәкле авылы егете ул. Авыл баласына җиргә мәхәббәт кан белән бирелә, диләр. Кечкенә Рәшитнең нәни йөрәгендә бу хисне тәрбияләүдә әтисенең өлеше аеруча зур була. Гомер буе механизатор булып эшләгән Фәрит, укулар тәмамлану белән,...

Заводта слесарь булып эшләүче Рәшитне хезмәттәшләре, кыска гына итеп, әнә шулай сыйфатлый.
Спас районының гаҗәеп матур табигатьле Чәчәкле авылы егете ул. Авыл баласына җиргә мәхәббәт кан белән бирелә, диләр. Кечкенә Рәшитнең нәни йөрәгендә бу хисне тәрбияләүдә әтисенең өлеше аеруча зур була. Гомер буе механизатор булып эшләгән Фәрит, укулар тәмамлану белән, олы улын да үзе белән кырга алып чыга. Эшкә генә түгел, туган җирнең матурлыгын күрергә, аның сулышын тоярга, кадерен белергә өйрәткәне өчен рәхмәтле ул әтисенә. Шушы хисләрне Рәшит бүген инде үз балаларында тәрбияләргә тырыша. Хәер, балалары турында сөйләп, алгарак кителде бугай. Сүзебез кечкенә Рәшит турында иде бит әле. Хәзер инде ул канатлары шактый ныгыган яшүсмер егет, мәктәпне тәмамлап, Яшел Үзән районы Васильево бистәсендәге транспорт техникумына имтиханнар тапшырып йөри. Егетне кабул итәләр, тик, авырып китеп, Рәшит укуын ел башыннан башлый алмый. Шуңа күрә техникумнан китәргә туры килә. Ак хыяллар белән канатланган егетнең бу вакытта ни-ләр кичергәнен чамалавы кыен түгел. Тик ул, тормышта нинди генә борылышлар булмасын, югалып калмый, башлаган эшенең хәере белән тәмамланачагына ышана. Шуңа күрә Түбән Камада яшәгән апасының аны чакыруын язмыш кушуы дип кабул итә.
Егетне заводка эшкә алалар. Аннары - хәрби хезмәт. Кайткач, Рәшит цехка машинист булып урнаша. Илдә 90нчы еллар башында искән үзгәртеп кору җилләре Рәшит тормышына да үзгәрешләр алып килә. Язмыш аны Себер якларына алып китә. Шушында өч еллап эшләгәч, якыннарыннан башка яшәүне күз алдына китерә алмаган Рәшит янә Түбән Камага кайта. Бу юлы аны заводка слесарь итеп алалар. «Рәшит кебек хезмәткәрләр бик аз. Тәҗрибәле булуы өстенә, ул әле бик тә кешелекле, ачык күңелле, гаҗәеп тыйнак. Рәшит эшләгән участок сыйфатка анализ ясаучы приборларга хезмәт күрсәтә. Ә алар төзелеше буенча шактый катлаулы. Көйләр өчен дә күп вакыт һәм түземлек таләп ителә. Шуңа да монда Рәшит кебек үз эшенең чын остасы булганнар гына эшли ала», - ди цех начальнигы. Шулайдыр шул. Ә үзеңне хезмәттә табу, коллективның ихтирамын яулау, эшкә ашкынып бару, аннан өеңә кош тоткандай кайтып керү - зур бәхет ул. Рәшит әйткәнчә, яшәүнең яме, мәгънәсе шунда.
Кызганычка каршы, мондый бәхет һәркемгә дә тигез бирелми: карьерасын уңышлы гына төзеп тә, буш, салкын өйгә кайтып керүчеләр бар. Аллаһы Тәгалә ялгызлыктан сакласын. Рәшит Хөсәенов бу яктан да бик бәхетле. Тормыш иптәше Римма белән малай һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Улы Дамир да заводта эшли. Сүз уңаеннан: Рәшит абыйның бертуган энесе дә заводта, төгәлрәк итеп әйтсәк, күрше цехта гына эшли икән. Туганнар туган нигезгә дә еш кына бергә кайта. Аллага шөкер, анда әле бүген дә тәрәзәдә утны сүндермичә балаларын көтеп торучы кешеләр бар. «Эшләгәнгә эш бирә. Аллаһы Тәгалә исәнлектән һәм эштән аермасын, дип өйрәтте безне әти-әни. Шуңа күрә барыбызга да, туган һәр көнне көтеп каршыларга, елмаеп эшкә килергә, кичен сагынып өйгә кайтырга насыйп булсын», - ди Рәшит.
Васил КАМАЛОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: