Туган як

«Һаман көтәм, әткәм кайтыр, дип»

1941 елның 22 июне. Бу көнне фашист Германиясе Советлар иленә вахшиләрчә һөҗүм ясый.

Бөек Ватан сугышы башлана. Бөтен ил халкы бер булып, дошманнарга каршы күтәрелә. Авыл башына чыгып, хатыннар ирләрен, ваемсыз сабыйлар әтиләрен, яшь кызлар сөйгән ярларын – фронтка озата. Берни аңламаган сабыйлар сугышның нинди куркыныч икәнен белмиләр шул әле. Тиздән, бик тиздән үзләренең ятим каласыларын да, балачаклары буразна арасында үтәселәрен дә аңламый алар. Сугыш рәхимсез, «Әти китмә» – дип елаган балалар инәлүен дә ишетми ул сугыш.
Сугыш... Нинди шомлы сүз. Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме аналарны тол иткән, балаларны ятим калдырган. 
Кызыл Чапчак китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре 22 июнь көнне, авылыбызның сугыш чоры балаларына багышланган «Һаман көтәм, әткәм кайтыр» – дип исемләнгән сәхнәләштерелгән музыкаль кичә үткәрделәр.
Сугыш чоры балаларының – язмышлары уртак,авыр хезмәт, ачлык, ялангачлык, кырык ямаулы кием, чабата. Ә иң ачысы – ятимлек! Күп, бик күп сугыш елы балалары әтиләрен сугыштан көтеп ала алмады. Безнең авылдан да алар бик күп булган. Аларның саны елдан ел сирәгәя бара.
Әтиләре сугышка киткәндә, кайсына 1 айлык, кайсына 5-6 яшь булса, туарга өлгермәгәннәре дә бар иде. Яшьләренең төрле булуына карап, сугыш аларга сынауларның да төрлесен әзерләде.
Кичә барышында, сугыш ятимнәреннән сораштырып язылган язмалардан чыгып, аларның авыр балачак язмышларын үзебезнең йөрәк аша үткәреп, тамашачыларга җиткердек. Кайберләренә – Гөлсинә апа Мотыйгуллинага һәм Муганиф абый Зариповка сүз бирелде. Алар үзләренең буразнада үткән авыр балачакларын сөйләделәр, сабый чактагы аянычлы, тетрәндергеч вакыйгаларны искә алып үттеләр. Бу кичә сугыш башланган вакыт, сугышка озату, сугыштан каршы алу һәм башка күренешләр белән үрелеп алып барылды.
Сәхнәдә – сугышта югалган әтиләргә, 20 яшьләре дә тулмаган килеш үлеп калган балаларга, әниләргә, әтиләргә багышланган җырлар яңгырады. Балалар төрле биюләр башкардылар.
Бу чараны үткәрүдә акчалата ярдәм иткән авылыбыз депутатлары Дамир Гакыйф улы Борһановка, Ильдар Әнәс улы Нәфыйковка, Руслан Вәлит улы Фахретдиновка, фермерлар Равил Бәдриевкә һәм Җәүдәт Вәлиевкә, Кызыл Чапчак авылы җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Вәдүт улы Илдархановка мәдәният хезмәткәрләре зур рәхмәтләрен белдерәләр.
Мәдәният йортында «Хәтер» искә алу акциясе кысаларында, «Исемнәре тарих битләрендә» – дип исемләнгән музей күргәзмә төзелде. Бу күргәзмә сугыш ветераннарына багышланган. Анда сугыш чорында авыл халкы кулланган тормыш кирәк-яраклары куелды. Музей мәдәният йортында бер атна эшләячәк, теләүчеләр килеп карый һәм ярдәм итә алалар.
Зөбәрҗәт НУРГАЛИЕВА, Кызыл Чапчак авылы китапханәчесе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: