Туган як

Алма агачыннан ерак төшми

Мин - татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Балалар белән күп еллар эшләү дәверендә төрле гаиләләр белән аралашырга туры килде. Алар арасында бик тату, нык, тулы гаиләләр дә, шул ук вакытта, тулы булмаган гаиләләр дә бар. Андыйларының да шактый булуы борчый. Балалар бит нинди гаиләдә һәм кем тәрбиясе алуына карап, бер-берсеннән...

Мин - татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Балалар белән күп еллар эшләү дәверендә төрле гаиләләр белән аралашырга туры килде. Алар арасында бик тату, нык, тулы гаиләләр дә, шул ук вакытта, тулы булмаган гаиләләр дә бар. Андыйларының да шактый булуы борчый.

Балалар бит нинди гаиләдә һәм кем тәрбиясе алуына карап, бер-берсеннән бик нык аерыла. Әби-бабай, әти-әни тәрбиясе алган бала тәүфыйклы, тәрбияле, тырыш һәм туган телендә сөйләшүчән була.

Хәзерге заманда яшь гаиләләр өчен бөтен шартларны да тудырырга тырышалар. Үз квартирлары белән мөстәкыйль яшәүчеләре шактый. Мондый гаиләләрдә үскән балаларны тәрбиясез дип әйтәсем килми. Ләкин әби-бабаларын хөрмәт итеп, тулы гаиләдә үскән бала үз халкының гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, милләтебезнең тарихын хөрмәт итәргә өйрәнә дип уйлыйм.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә укучыларымны әти-әнисен, әби-бабасын, туганнарын, милләтен, телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Дәресләрне тормыш белән бәйләп, халык педагогикасы нигезендә оештырырга тырышам.

Бала күңеле ап-ак кәгазь белән чагыштырыла. Шунда без - өлкән буын кешеләре нинди бөртекләр чәчсәк, шулар үсеп чыга. Әйдәгез, әти-әниләр, әби-бабайлар, без - укытучылар үзебезгә тиң киләчәк буынны бергәләп тәрбиялик. Туган телебездә дөрес итеп сөйләшик. Элекке заманнарда әби-бабаларыбыз тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә, бала сөйләмендә чит-ят сүзләр буталып йөргәнне яратмаган, саф татарча сөйләшүне таләп иткән. Ә хәзерге яшьләр сөйләмендә исә рус теле тәэсире нык сизелә һәм борчуга сала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: