Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Актаныш якташлыгының юбилей кичәсендә

Түбән Камадагы Актаныш якташлык җәмгыятенең 20 еллыгына багышланган кичәдә, аның җитәкчесе - шәһәребезнең милли җанлы шәхесе Россиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы Фирдәвис Ханов башкарылган эшләр турында сөйләп үтте. Чыннан да, бу калада яшәүче актанышлыларның матур эш-гамәлләре байтак: туган яктагы авыллар зиратларын тәртипкә китерү өмәләренә кайтуны оештыру, Актаныш урта мәктәбенең 100...

Түбән Камадагы Актаныш якташлык җәмгыятенең 20 еллыгына багышланган кичәдә, аның җитәкчесе - шәһәребезнең милли җанлы шәхесе Россиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы Фирдәвис Ханов башкарылган эшләр турында сөйләп үтте.
Чыннан да, бу калада яшәүче актанышлыларның матур эш-гамәлләре байтак: туган яктагы авыллар зиратларын тәртипкә китерү өмәләренә кайтуны оештыру, Актаныш урта мәктәбенең 100 еллык юбилеена һәм Сабантуйларга кайтып, кулдан килгәнчә матди ярдәм күрсәтү, балалар шагыйре Рәмзия Вәлиеваның китабын чыгаруга булышу һ.б. Болар - тынгысыз Фирдәвис Хановның һәм аның актив ярдәмчеләренең, спонсорларының бердәм тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
Кичә барышында якташлык җәмгыятенең беренче рәисе арабыздан вакытсыз китеп барган Фәнис Усманов белән бәйле якты хатирәләрне яңартып, аны сагыну хисләре белән искә алдык.
Актанышлылар Түбән Камада да сынатмыйлар. Шәһәрдәшләребезгә рухи тәрбия бирүдә үзләренең көчләрен кызганмаучы мәдәният тармагы хезмәткәрләре - озак еллар мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары булып эшләгән Әлфия Гыйльмиева, "Нәүрүз", "Нардуган" җыр һәм бию ансамбльләренең сәнгать җитәкчесе-балетмейстер Наил Мосифуллин, "Җидегән чишмә"нең тәүге баянчысы Азат Нәҗмиевнең иҗади эшчәнлекләре белән тамашачылар якыннан таныштылар. Якташларыбыз арасыннан китапхәнә хезмәткәрләре Рәсимә Гыймазова, Рәфидә Хәмитова, шәһәр һәм авыл китапхәнәләр системасы директоры урынбасары Римма Хәсәнова турында да әйтеп үтелде.
"Нардуган" җыр һәм бию ансамбленең дәртле биюләренә, җыр-моңга, шигърияткә төрелеп барган кичәгә ямь өстәп, якташларын котларга, Казаннан - җырчылар Асаф Вәлиев, Газинур Фарукшин, Лилия Муллагалиева, Азат Тимершәех, ә Чаллыдан язучы Вахит Имамов белән җырчы-композитор Илгиз Закиров килгән иде. Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев белән бергә, танылган юмор остасы Алмаз Хәмзин да актанышлыларны бәйрәм белән котладылар.
Кичәнең бизәге булган "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең искиткеч матур сәхнә киемнәре, югары профессиональ дәрәҗәдә башкарылган җыр-биюләре тамашачыны җәлеп итте.
Кыскасы, якташлык җәмгыятенең актив әгъзалары - "Илһам" эстрада ансамбле җитәкчесе җырчы-композитор Илһам Хисмәтуллин белән шәһәр электр челтәре е белгече Эльвира Әхмәтова алып барган "Актанышым - ак илем" кичәсе күңелдә матур тәэсир калдырды.
Бу кичәне оештыру мәшәкатен үз өстенә алып, шәһәрдәшләренә матур ял кичәсе бүләк иткән Фирдәвис Хановка тамашачылар чиксез рәхмәтле булып, матур хисләр белән өйләренә таралдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев