Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Аксакалларны ташландык балалар борчый

Бүгенге көндә Россиядә дәүләткүләм хәлиткеч мәсьәләләр аз түгел. Ташландык балалар - шуның берсе һәм, мөгаен, иң мөһимедер. Үз канын, үз дәвамчысын, кирәксез бер чүп-чардай чүп контейнерына чыгарып ташлаучы хәшәрәт хатыннар бар икән, димәк кешелек җәмгыяте үз-үзен харап итү упкынына тәгәри башлаган... Аксакаллар, моның сәбәпләрен тикшерү өчен түгел, ә шул дөньяга...

Бүгенге көндә Россиядә дәүләткүләм хәлиткеч мәсьәләләр аз түгел. Ташландык балалар - шуның берсе һәм, мөгаен, иң мөһимедер. Үз канын, үз дәвамчысын, кирәксез бер чүп-чардай чүп контейнерына чыгарып ташлаучы хәшәрәт хатыннар бар икән, димәк кешелек җәмгыяте үз-үзен харап итү упкынына тәгәри башлаган... Аксакаллар, моның сәбәпләрен тикшерү өчен түгел, ә шул дөньяга аваз салган гөнаһсыз сабыйларның гомерләрен саклап калу максатыннан, Түбән Камада бэби-бокс ачу зарурлыгы хакында, белгечләр белән берлектә, «түгәрәк өстәл»дә сөйләштеләр.
Зирәк Шиһапов җитәк-челегендәге Түбән Кама аксакаллары белән беррәттән, муниципаль район башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләр бүлеге начальнигы Альберт Дирзизов, Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин, шәһәр советы депутаты, «Надежда» балаларны тернәкләндерү үзәге директоры Нина Буханова, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлсирин Ямалиева, шәһәр халкы абруен яулаган ирле-хатынлы табиблар Галина һәм Гамир Исмәгыйлевләр һ.б. катнашты.
«Түгәрәк өстәл»дә катнашучылар, иң элек, табиб Гамир Исмәгыйлевнең, аксакаллар шурасы җитәкчесе Зирәк Шиһапов тәкъдиме белән, ташландык балалар мәсьәләсен өйрәнеп һәм үзенең күпьеллык табиблык тәҗрибәсеннән чыгып әзерләгән чыгышын тыңладылар. (Ул чыгышны, тулысынча, газетаның 7нче битендә укый аласыз).
Табиб чыгышыннан соң ук, Зирәк ага Шиһапов, баласы тууын теләмәгән хатын-кыз затының яңа туган сабыен теләсә кайда ташлап китүенә юл куймау һәм нарасыйның җанын саклап калу максатыннан, безнең Түбән Камада бэби-бокс ачу зарурлыгын җиткерде. «Җиңел генә хәл итеп булмый торган бу дәүләткүләм проблеманы, халык үзе депутатлар белән кулга-кул тотынып эш иткәндә генә ерып чыгып була. Һәм моңа без, аксакаллар, хәерле сәгатьтә керешәбез», дип сөйләде ул.
Түбән Камага бэби-бокс (баланы калдырып китү урыны) кирәкме-юкмы - биредә шул хакта сөйләштеләр, бәхәсләштеләр.
Беренче булып, үз фикере белән, алты бала атасы Йосыф Дәүләтшин уртак-лашты. Аерым алганда, ул бүгенге көндә ташландык балалар мәсьәләсенең безнең җәмгыять өчен бик тә мөһим икәненә, әмма шул ук вакытта бэби-бокс ачуның бик тә катлаулы процесс булуына һәм барлык проблеманы хәл итүне дә дәүләт өстенә генә аударып калдыруның дөрес түгеллегенә тукталды... Чечняда ташландык балалар, караучысыз калган картлар проблемасы юклыгы хакында сөйләде. «Анда, хәтта, яшьләр дә тормышка башкача карыйлар. Cуицид (үз-үзеңә кул салу), аборт кебек явызлыклар хакында уйламыйлар да! Без әле яши генә башладык, сугышның да, тыныч тормышның да ни икәнен беләбез, диләр алар... Ә бездә яшьләр әзергә бәзер яшәргә күнеккән, гаиләдә ата-ана үрнәге, тәрбиясе җитми. Баланы киендерү, ашату, мәктәпкә йөртүне генә төп бурычлары дип саныйлар, кешелеккә хас асыл сыйфатлар тәрбияләү онытыла».
Гөлсирин Ямалиева, халыкны социаль яклау тармагына күчкәнче, үзенең балалар табибы булганын, күп еллар бала табу йортында эшләгәнен әйтеп, аналарына кирәксез ташландык балалар проблемасының кискенләшә баруы хакында сөйләде. Шундый шартларда, бэби-бокс ачуның әлеге проблеманы күпмедер дәрәҗәдә хәл итәчәген искәртте. «Безнең шәһәргә бер бэби-бокс ачарга һәм ул хәбәрне халыкка җиткерергә кирәк. Бэби-бокс ачу өчен 3-5 ел вакыт кирәкми, теләк булса, аны алты ай эчендә дә эшләргә мөмкин. Башта бу проблеманы хәл итәрдәй белгечләрне җыеп сөйләшергә кирәк. Бер үк вакытта, кечкенәдән үк, балаларны гаилә коруга, бала табуга җитди карарга өйрәтү мөһим. Ата-ана тиешенчә эшләми, мәктәп тә пассив», -
дип сөйләде Гөлсирин Мияссәровна.
Үз чиратында, элекке «Жилстрой» төзелеш тресты җитәкчесе, хезмәт ветераны Рәшит Абдулхәкимов: «Андый бэби-боксларны әле урта гасырларда ук чиркәүләрдә һәм монастырьларда бер ачканнар, бер япканнар. Бэби-бокс ачу белән генә эш бетми, дөрес идеологиягә корылган тәрбия бирелергә тиеш бишектә чакта ук. Шул чагында, якты дөньяга үз ата-анасына кирәксез балалар тумас», - дигән фикер белдерде.
Нина Буханова да, бу проблеманы уңай хәл итүнең бала гомерен саклап калачагын, ә үзенә кирәксез бала тапкан хатынны үз сабыен үтерү кебек җинаятьтән коткарачагын ассызыклап үтте. Ташландык балалар күбәю сәбәбен «1990-2000 елларда мәгариф системасыннан тәрбия төшенчәсенең сызып ташлануы, укытучының дәрес бирергә генә тиеш булуы» белән бәйләп аңлатты. Үз фикерен дәвам итеп, депутат Нина Федоровна: «Күп очракта, бүгенге көн укытучысы үзе дә тиешле тәрбия алмаган, шулай булгач, ул үз укучысына нинди тәрбия бирергә тиеш?! Менә безнең үзебездәге мәктәптә балалар 12 ел укый. Инвалид бала янәшәсендә - ата-анасы гына. Сау-сәламәт яшьтәшләренә карагыз, тормыштан мөмкин булган рәхәтлекнең барысын да алып калырга дип, үзләре өчен генә яшиләр. Элек психик яктан тайпылышлы авырулар 40 процент кына булса, хәзер 60 процентка җитә... Менә шуларның барысын да анализлагач, биредә үзебезнең аеруча мөһим мәсьәлә күтәрүебез аңлашыладыр. Мин үзем, анасыннан туган бала яшәргә тиеш, дип саныйм. Бэби-бокс ачу мәсьәләсен хәл итү зарур. Я за то, чтобы рожденный остался жив!», диде. Шулай ук, ташландык балаларның тормышта югалып калмаулары, кешелек сыйфатын җуймыйча, тормышта үз урыннарын табулары хакында газета, телевидение тапшырулары аша халыкка сөйләргә кирәклеген, моның тәрбияви ягы зур булачагын да әйтте Н.Буханова.
Дүрт бала атасы Альберт Дирзизов исә ил икътисадындагы авырлыкларның бу проблеманы тагын да кискенләштерүен, аны хәл итү өчен тиешле законнар кабул ителүенә ирешү максатыннан, инициатива белән, Татарстан дәүләт советына һәм Россия дәүләт думасына чыгу зарурлыгы хакында аңлатты. Булачак әтиләр һәм әниләр икәнен күздә тотып, мәктәп укучылары арасында аңлату эше алып бару да файдалы. Аның өчен, волонтерлар хәрәкәтен җәелдереп, элекке совет чоры үрнәгендә, мәктәпләрдә аңлату-тәрбия йөзеннән, лекцияләр укуны, башка чаралар уздыруны кагыйдәгә кертергә. Совет чоры тәҗрибәсен кулланып, поликлиникада бер кабинет ачарга - тапкан анасы кирәксез санаган сабыен шунда калдырып китсен, чүплеккә ташлап үтергәнче, гуманлырак булыр...
Муниципаль район башлыгы киңәшчесе, архитектор Фирдәвис Ханов, «үз илебездә берәр проблема килеп чыкса, без тизрәк башка илләргә карый, алар тәҗрибәсен өйрәнә башлыйбыз. Әлбәттә, алга киткән ил үзенә артта калган илне ияртә. Әмма үз илебезгә, үз менталитетыбызга хас мәсьәләне читләрдән өйрәнеп хәл итеп булырмы?! Бэби-бокска килгәндә, тулы бер җәмгыять проблемасына, законда каралмаган дип, «нельзя» белән генә чик куеп булмый. Аны чишү юлларын эзлик», дип бик тә урынлы фикер белдерде.
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Фәтхулла Абдуллин да аның фикерен хуплады һәм шәһәребездә бэби-боксны балалар дәваханәсендә урнаштырырга тәкъдим итте.
Аксакаллар шурасы рәисе урынбасары Мәснәви Һадиуллин бэби-бокс проблемасына тукталып, иң элек, аны кайда ачуны, ә ачканчы әле прокуратура белән киңәшләшергә тиешлекне искәртте. Моңа кадәр дә бэби-боксны Россиянең төрле почмакларында ачып караганнары, әмма кайберләрендә ябарга мәҗбүр булганнары хакында мисаллар белән сөйләде. Аерым алганда, Киров өлкәсендәге католик чиркәве приходында бэби-бокс ачылган. Әмма Россиядә балалар хокукы буенча вәкаләтле Павел Астахов, РФ Гаилә кодексының 121нче статьясындагы 1нче бүлекне (опека һәм попечительләр органнары гына ата-анасы тәрбиясеннән калган балаларны ачыклауга хокуклы) калкан итеп алып, бу идеягә каршы чыга һәм бэби-боксны яптыра. Астахов фикеренчә, бу сферада әлеге органнан тыш, башка беркемнең дә эшчәнлегенә юл куелмый.
Заманында безнең Россиядә 1878-1898 елларда һәм, шулай ук, 1919-1923 елларда да бэби-бокслар булган. Әмма алар уңай нәтиҗәгә китермәгән. Совет чорында исә бэби-бокслар тыелган, ә баланы ташлаган, аны тәрбияләүдән баш тарткан очракта, ата-ана адиминистратив эзәрлекләүгә дучар ителгән! Катгый, әмма урынлы чара!
«Төрле каршылыклар булса да, илебезнең Пермь, Владимир, Краснодар, Сочи, Ново-
российск, Армавир, Курск, Калининград, Екатеринбург, Тюмень шәһәрләрендә, Ленинград һәм Мәскәү өлкәләрендә ташландык балаларны салып калдыру өчен махсус контейнерлар хасил була башлаган. Бэби-бокс дип аталып йөртелә торган бала кабул иткеч ул урыннар, гадәттә бала табу йортында яки «ашыгыч ярдәм» станциясендә урнаштырыла, - дип сүзен дәвам итте Мәснәви Һадиуллин. - Белгечләр фикеренчә, бэби-бокслар ачу гына ташландык балалар проблемасын хәл итмәячәк. Ә менә ана бурычын үтәргә әзер булмаган җилбәзәк хатын-кызга үзе тудырган баланың гомерен саклап калу мөмкинлеге бирәчәк. Хәзерге вакытта, иң беренче итеп, Түбән Камада бэби-бокс ачуга кагылышлы эш-мәшәкатьләр белән кайсы оешма шөгыльләнергә тиешлеген ачыкларга кирәк».
Ташландык бала! Бу үзе үк кешелек табигатенә ят, кыргый төшенчә. Ачлык-ялангачлык хөкем сөргән чорларда да кеше, бигрәк тә, ана заты үз баласын яшәтү өчен тырышкан. Кешеләрнең җирдә үз нәселен калдыру сәләтләре - бер буыннан икенчесенә геннар аша тапшырылып килә. Монысы, бәхәссез. Әмма узган гасыр урталарыннан алып, гаиләләр ишле балалар табып үстерүне онытып, 1-2 бала белән генә чикләнә башладылар. Бүгенге көндә инде баласыз яшәү ягына таба авышучы парлы гаиләләр дә аз түгел... Бер караганда, бала табып, аны чүплеккә чыгарып ташлауга караганда, авырга узмау чарасын күрүче андый хатын-кызны аңларга була әле.
Аксакаллар шурасындагы сөйләшү барышында, «Туган як» чыгып килгән елларда үзебезнең дә берничә шундый очрак турында язганлыгыбыз искә төште. Иске кирпеч заводы тирәсендәге ташландык бинада кечкенә бер баланың асып куелганы... Бер поселокта бер ананың үзенең өченче баласын мендәр каплап үтерүе... Ширәмәттә бер хатынның үз сабыен дәваханә тәрәзәсеннән ыргытуы... Шәһәрдә бер хатынның икенче баласын төзелешкә чыгарып ташлавы... Аларның кайсысыдыр баласын чүплеккә ташлавын сөяркәсеннән бала табуын үз иренә белгертәсе килмәве белән аңлаткан. Ә икенче берсенең, киресенчә, сөяркәсенә бала комачаулаган, шунлыктан аны үтереп асып куйганнар иде, ахры. Менә шул очракларны күз алдымнан тагын бер кат уздыргач, Россиядә бала хокукын яклаучы вәкил Астаховның, янәсе, бэби-бокста бала аноним рәвештә калдырып кителә, ә һәр сабый үз ата-анасының кем икәнен белергә хокуклы, һәм ул хактагы мәгълүмат юридик яктан рәсмиләштерелергә тиеш, дигән фикере белән тамчы да килешә алмыйм. Чөнки үлчәүнең бер тәлинкәсенә - нарасый гомерен, икенчесенә -
шул нарасыйдан баш тарткан, аны чүп-чардай ташлап киткән ана яки атага кагылышлы мәгълүматны салып карагыз әле. Кайсы ягы авыррак килер икән? Һичшиксез, нарасый гомере! Шулай булгач, анасы карыныннан өзелеп төшүгә үк урамда туңып үләргә хөкем ителгән сабыйларның, һичьюгында, берсен яки икесен генә сак-лап калуда ярдәме тия торган булса да, бүгенге системадагы Россия, шул исәптән, безнең Түбән Кама өчен дә бэби-бокс кирәк.
Фирая МОРАТОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев