Туган як

Абыемның чынга ашмый калган хыялы...

Бөек Ватан сугышы кырларында гомерләре өзелгәннәр арасында минем туганнарым, авылдашларым да күп. Без – сугыш чоры балалары, хәзер инде үзебез дә 80 нән уздык, әмма сугыш афәтләрен күреп үскәннәргә – Җиңү көнен көтеп алу бик күп нәрсәләрне искә төшерә, күңел сандыгындагыны бүгенге һәм киләчәк буынга җиткереп каласы килә.

Сугыш башланганда миңа 8 яшь тә булмаган иде. Әмма бер атна эчендә авылыбыздан 25-30 кешенең фронтка чакырылуын, аларны җырлап-елап, авыл капкасына кадәр озатуыбызны, ә ул ир-егетләрнең атлар белән китеп баруларын аз-маз хәтерлим. Алар арасында бер гаиләдән берничә ир-атның (күрше Мөхәммәтҗан абыйның Хәкимҗан, Нигъмәтҗан; Рәхимҗан абыйның Васил, Һашим исемле уллары) булуын, Сәетгәрәй абыйның – 5 баласын калдырып китүе һәм аның җырын хәтерлим.
Без китәбез туган илдән,
Илебезне якларга.
Минем ятим балаларны,
Сезгә туры килер бәлки сакларга...

Ир-атлар киткәч, авылыбызда барлык эш хатын-кызлар, карт-корылар, балалар-үсмерләр җилкәсенә өелеп калды. Без – бала-чага, көчтән килгәнчә эшләп, өлкәннәргә булышып, җиңүне тизләтүгә үзебездән өлеш керттек. Ачлы-туклы булсак та, укудан да аерылмаска тырыштык: калайдан каләм, корымнан кара ясап, китап, гәҗит битләренә язсак та, белем алу җаен таптык. Бер-беребезгә ярдәм дә итештек, ач-ялангач булсак та, урламадык, сугышмадык, дус яшәдек. Өлкәннәрдән үрнәк алдык...
Сугыш корбаннары арасында абыем Рамазан да бар. Ул җидееллык мәктәптән соң, авылыбыздан 15-18 чакрым ераклыктагы Казанбаш (Арча районы) урта мәктәбен тәмамлап (1939 елда), аттестат алып, авыл мәктәбендә укытучы булырга җыенган иде. Әмма озакламый аны хәрби хезмәткә чакырдылар, 18 яшендә Кызыл Армия сафларында хезмәт итә башлады. 1940 елның җәендә, яхшы хезмәте һәм шәхси батырлыгы (язгы ташу вакытында кешене үлемнән коткарган) өчен, часть аңа туган иленә кайтып, ял итү өчен отпуск биргән. Кайткач, аның мине кочаклап әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырый:
– Урта мәктәптә укыганда, мине офицерлыкка укырга җибәрмәкчеләр иде, бармадым. Чөнки бик нык укытучы буласым килде. Тик хыялымны тормышка ашырырга өлгермәдем. Армиядә яхшы гына хезмәт итеп кайткач, Алла боерса, теләгемне тормышка ашырырмын. Син менә хәзер беренче сыйныфта укыйсың, тырышып укысаң, син дә укытучы булырсың. Укытучы булуыңны бик телим, – диде.
1942 елның җәенә кадәр хатлары килеп торды, һәр хатында: «Әти-әни, сугышлар бик каты бара, хатларым еш килмәсә, үпкәләмәгез. Мөмкинлек булганда минем язуымны беләсез бит. Менә күрерсез фашистларны җиңеп кайтачакбыз, безне көтегез! Әгәр үләргә туры килә икән, сезнең өчен, илем өчен үләчәкмен...», – дигән юллар була иде. 1942 елның җәендә һәм көзендә абыемнан хат килми башлагач, без кайгыга төштек, почтальон очраган саен, безгә хат юкмы дип, аптыратып бетердек...
Бервакыт әнием сөтне сепараттан чыгарып, каймагыннан дәүләткә тапшырырга май әзерләгәндә, мин аш кашыгы белән каймактан авыз итәргә килгән идем. Әни миңа моңсу гына карап торды да: «Улым, бу майны фронттагы сугышчыларга җибәрәбез, анда синең абыең Рамазан да бар. Аның өлешенә керү – харам ризык ашау була. Түз инде, сугыш беткәч, абыең немецларны җиңеп кайткач, бергә ашарсыз, диде. Мин еладым – әниемнең сөт өсте-каймак бирмәгәненә гарьләнеп түгел, ә фронттагы сугышчыларның, абыемның өлешенә кереп, каймак ашарга уйлавыма оялып еладым. Абыем, син моның өчен гафу ит инде. Әни миңа дөрес әйткән, мин башкача беркайчан да кеше өлешенә кермәдем.
1942 елның көзендә «Кызылармеец Минһаҗев Рамазан хәбәрсез югалды» – дигән хат алдык. Үлгән, дигән хәбәр түгел ич, фронтта төрле хәлләр булырга мөмкин дип, аның исәнлегенә ышанычыбызны югалтмадык. Без барыбыз да сине зарыгып көттек, абыем. Ялгышмагансың, сугыш, син әйткәнчә, безнең җиңү белән тәмамланды. Илебезне яклаган һәм саклаган исәннәр туган якларга әйләнеп кайтты. Тик алар арасында син генә юк идең. Син илебезне немец-фашистларыннан азат иткән, бүгенге һәм киләчәк буыннарның бәхете өчен җаннарын биргән 27-30 миллион сугыш корбаннары исемлегендә мәңге сакланырсың. Сугыштан соң күп еллар узгач, абыемның Кырым өчен барган сугышларда һәлак булганын белдек. Әнием соңгы сулышына кадәр: «Улым Рамазанны күрми үләм инде. Белмим, теге дөньяда да кавышу насыйп булырмы икән? Бик еракта Кырым өчен сугышларда һәлак булаган, ара бик ерак бит», – дип еш әйтә иде.
Абыем! Мин, синең киңәшеңне тотарга тырыштым. Сугыш афәте аркасында, сиңа укытучы булып эшләргә насыйп булмады. Мин синең теләгеңне тормышка ашырып, 60 елдан артык мәгариф өлкәсендә (башлангыч сыйныф укытучысыннан, мәктәп директоры вазыйфалары башкарып лаеклы ялга чыктым) эшләдем. Син фронтта батырларча сугышып, чит җирләрдә ятып калып, безгә тыныч тормыш тәэмин иттең. Без сиңа һәм илебез азатлыгы өчен һәлак булган барлык каһарманнарга бик зур рәхмәтле. Бәйрәмнәрдә генә түгел, сезне гел искә алырбыз. Башкача сугыш афәтләрен Аллаһ күрсәтмәсен. Илебез күге тыныч булсын!

Суфиян Минһаҗев, мәгариф ветераны

Язма авторы Суфиян Минһаҗев / фото шәхси архивтан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: