Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Үзләре дә, балалары да үрнәк

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов биш бала анасына – түбәнкамалы Гөлнара Бәдретдиновага «Ана даны» медале тапшырган. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узган. Бу медальне республиканың төрле районнарында яшәүче тагын 10 анага тапшырганнар.

«Гаилә – ярату һәм җылылык учагы. Ул һәрберебез өчен терәк булып тора. Татарстанда яшь буынга тиешле тәрбия би-рү өчен шартлар тудырыла», – дигән Президент тантанада.
Гөлнара Бәдретдинова Матди ярдәм республика үзәгенең 31 нче бүлегендә эшли. Социаль яклау өлкәсендә ул 1997 елдан хезмәт куя, түбәнкамалылар белән социаль ярдәм күрсәтү буенча аңлату эшен алып бара, документларны кабул итә. 2002 елда ТР Социаль яклау министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Ире Ринат гаиләдә, балалар тәрбияләүгә һәм укытуга зур игътибар бирә. Еш кына пикниклар оештыра. Балалар бер-берсенә ярдәм итә, олылар кечеләрне кайгырта. Гомумән, балалар укуда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, республика һәм Россия олимпиадаларында катнаша.
Бәдретдиновларның олы уллары Рәмис инде үзе гаилә корган, кызлары бар. Ул Болгар ислам академиясендә укыган, фәнни һәм спорт тормышында да актив катнашкан.
Икенче уллары Муса – Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы. Спорт белән мавыга, тарих фәне буенча олимпиадаларда катнаша. Рус теле, әдәбият, инглиз теле конкурсларында көчен сынаган, ирекле көрәштә исә икенче урын өчен Грамотасы бар.
Мәрьям Бәдретдинова шул ук гимназиянең 7 нче сыйныфында белем ала. Ул төрле проектларда катнаша, экология конкурсында да көчен сынап караган.
5 нче сыйныфта укучы Зәйд исемле тагын бер уллары олы балалардан калышмый: спортта да, укуда да – берен-челәрдән. Кече улы Хәсән белән Гөлнара ханым үзе шөгыльләнә. Дүрт яшьлек сабый инде укый да белә икән, ирекле көрәш белән кызыксына.

Фото: https://vk.com/tubenkama

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев