Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

ЗАГС саннары ни сөйли?

Узган ел Түбән Камада 1247 гаилә корылган, шуларның 58 проценты шәһәрдәшебез беренче тапкыр өйләнгән.

Бу хакта ЗАГС идарәсе начальнигы Бэлла Махотина хәбәр итте. 62 пар инде бер аерылышып, кабат кавышкан. 29 түбәнкамалы чит ил кешесе (шуларның алтысы Төркия гражданнары белән) гаилә корган. Өйләнешер алдыннан гариза тутырганда, мил-ләтне күрсәтү мәҗбүри булмаганга, үз милләтен 521 пар гына күрсәткән. Аларның 40 проценты – татарлар, 37 проценты – руслар, 20 проценты – катнаш гаилә (татарлар һәм руслар), 3 проценты – башка милләт вәкилләре белән катнаш гаиләләр.
Әлбәттә, 2020 елда аерылышучылар да булган. Барлыгы 803 пар таркалган. Бу 2019 ел белән чагыштырганда, 25 процентка диярлек кимрәк күрсәткеч. Бер пар нибары дүрт ай яшәп калса, кайбер гаиләләр озак еллар бергә яшәгәч таркалган. Әйтик, берәүләр 44 ел гомер иткәч, аерылышырга карар кылганнар. Аерылышучыларның 63 проценты бергә 10 елдан кимрәк яшәгән, 12 пар бер ел да тора алмаган. 75 процент очракта гаризаны хатын-кызлар бирә. Сүз уңаеннан, иң өлкән аерылган иргә – 87 яшь, хатынга 74 яшь.
Шулай ук Бэлла Махотина түбәнкамалылар арасында иң еш һәм иң сирәк кушыла торган исемнәр атады. Кызлар исемнәре арасында София, Милана, Эмилия, Ясминә, Ева, Әминә, Анна һәм Мия исемнәре популяр булган, малайлар өчен күбрәк Кәрим, Әмир, Тимур, Дамир, Матвей, Артём, Егор, Мирон һәм Александр исемнәре сай-лаганнар. Иң сирәк һәм гадәти булмаганнар арасында кызларга – Гизелла, Альяна, Неониоа, Калерия, Мирсаль, Сальсабиль һәм Юстина, малайларга Арэль, Әсгар, Амаль, Илай, Орфей, Дәлил һәм Демир кушканнар.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев