Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Яз шаһит

Яңа гаилә коручыларга теләк.

Никах белән беркетелде
Мәхәббәтегез бүген.
Өйләнешү, гаилә кору
Бу уен-муен түгел.

Шәригатьчә раслап бүген
Гаилә коргансыз икән,
Гомергә бергә булыгыз,
Яратышып кич-иртән.
Тормыш юлы шома түгел,
Чокыр-чакыр күп анда.
Бер-береңне аңлаганда,
Барысы булыр җайда.

Курыкмагыз авырлыктан,
Куркыгыз хыянәттән.
Тормыш балкып торсын иде
Сезнең саф мәхәббәттән.

Низаглашу, үпкәләшү
Читләтеп үтсен сезне.

Шул вакытта матур булыр
Тормышның язы-көзе.

Хөрмәтләгез, кадерләгез,
Әнкәй-әткәегезне,
Алар сезгә җан өргәннәр
Теләп бәхетегезне.

Без әйткән изге теләкләр
Тормышка ашсын иде.
Никахка шаһит булып,
Саф һавалы яз килде.
Нур АБДУЛ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев