Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

«Хөрмәт булган җирдә бәрәкәт бар»

Кешеләргә ярдәмчел, ачык Галина һәм Захар Болтиковлар хакында булыр сүзем.

Күптәннән сокланып, күзәтеп йөргән авылыбызның иң күркәм гаиләләрнең берсе турында язасым килә. Кешеләргә ярдәмчел, ачык Галина һәм Захар Болтиковлар хакында булыр сүзем.

Захар Олы Аты авылында, Сандр дәдәй белән Марҗук түтинең бишенче нарасые булып дөньяга килә. Тугыз балалы гаиләдә сабыйлар яшьтән бер-берсенә ярдәм итешеп, эшкә өйрәнеп үсәләр. Захар да кечкенәдән кул арасына кереп, әти-әнисенең ярдәмчесе була.

Галина Коми АССРда туа. Әти-әнисе Гурий дәдәй белән Марҗук түти Аты авылыннан эш эзләп чит җирләргә киткән булалар. Галинага җиде яшь тулгач, туган якларын сагынып кайталар һәм урманчы (лесник) булып эшкә керәләр. Урманның иң матур җирендә өй салалар. Урманга менеп аларның тәмле чәйләрен эчкән әле дә хәтердә. Кошлар сайравын, челтерәп аккан чишмә тавышын тыңлап үскән кыз үзе дә саф күңелле, зифа каендай буй-сынлы, болын чәчкәсе кебек чибәр булып үсә. Захар кызны күрүгә гашыйк була. Галина да егеткә битараф калмый: аны армиягә озатып кала. Артыннан йөрүчеләр күп булса да, Захарын армиядән көтеп ала. 

Икесе дә тырыш, хезмәт тәрбиясе алып үскән, тормышка карашлары бер булган яшьләр уртак оя коралар. Захарның авыру әнисен карый Галя. Бар эшкә дә җитешә, өйне дә тәртиптә тотарга өлгерә. Галя беренче бәбиен табарга дәваханәгә киткәндә, Захарның әнисе вафат була. Кызганыч, Галя каенанасын күмәргә дә кайта алмый кала. Каенанасының вафатыннан соң, өйдә аның өч баласы ятим кала — Тамара, Зоя, Володя. Тамара инде зур була, үзе эшкә керә. Ә калган ике баланы интернатка алып китәргә килгәндә, Галя белән Захар сабыйларны үзләре тәрбиягә ала. 

«Әти-әнисез балаларга квартир бирәләр» дигәнне ишетеп, Захар да ике ятим — Зоя белән Володяга торыр урын бирмәсләрме дип йөреп карый. Тик «авылда йортыгыз бар» дип, бу ике ятимгә квартир бирмиләр. Авылда йортлары барын бар да, тик анда авыру Николай (Захарның туганы) яши. Шуңа күрә, Зоя белән Володя абыйлары һәм җиңгәләре йортында кала. «Мин элемтә буенча эшләдем, матур яшәдек. Пенсиягә чыктым гына, әнием авырып китте. Иң якын кешеләремне бакыйлыкка озаттык. Захар да пенсиягә чыккач, авылда төпләнеп яши башладык», — ди Галя. 

Бу гаилә иң тәртипле, иң ярдәмчел дип курыкмый әйтә алам. Лаеклы ялда булсалар да, авыл тормышында актив катнашалар. Чиркәүдә бер келәүне дә калдырмыйлар. Авылда нинди генә өмә булса да, Захар башлап йөри. 

Галя белән Захарның тырыш, матур пар булып яшәве йорт капкаларын ачып кергәч үк күренә. Чөнки өйдә идеаль тәртип, ишегалдында, бакчада ниләр генә үстермиләр алар. Хәтта безнең якларда ят булган көньяк агачлары да гаиләнең тырышлыгына рәхмәт әйткәндәй, гөрләп үсә. Уңган хуҗабикәнең ишегалды матур чәчәкләргә күмелгән. Аларны сату турында уйлап та карамый ул, сорап килүчеләргә бушлай өләшә. Аш-суга оста, пөхтә, матурлык яратучы, тырыш Галина кебекләр турында халык «кулыннан гөлләр тама», ди. 

Болтиковлар ике ул тәрбияләп үстерделәр. Алар икесе дә Түбән Камада яши, эшли. Ялларда туган авылларына кайтып, әти-әниләренә булышып китәләр. 

Киләсе елга бу мөлаем парның тигез яшәүләренә ярты гасыр була. Бер-берсен хөрмәт итеп, икесе бер җан, бер тән булып, шулай матур гына тормыш йомгагын сүтәләр. Чәчләргә чал төшкәндә дә, парлап гомер үренә атлау иң зур бәхеттер ул. Галя белән Захарга киләчәктә дә бергәбергә балаларының һәм оныкларының кадер-хөрмәтендә яшәүләрен теләп калабыз. Ходай тигезлектән аермасын, гомер канатларын каермасын. Матур хәерле картлык, сәламәтлек насыйп булсын сезгә. 

Ирина Садыйкова, Олы Аты 
Галина һәм Захар Болтиковлар. / Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев