Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Вакчыллыкмы, әллә?..

Сезнең ирләрегез ничек? Мин үләм инде бу ир белән. Бигрәк вакчылы туры килде минем өлешкә. Өйләнешкәндә бер дә алай түгел иде кебек.

Элекке гореф-гадәтләрне саклап, берәр ел очрашып йөреп, өйләнештек. Барысын да үз көчебез белән булдырдык. Тик яши-яши әллә нишләде хәләл җефетем. Әле тегесе ярамый, әле монысы. Чәйнеккә су салсам да карап тора, кайнаган белән кайнамаганны кушарга ярамый. Суган турасаң да, дөрес турамыйсың... Пешергән ашны зарланмыйча ашый белми. Аптырагач: «Ашама алайса. Я үзең пешер», – дип тә әйтеп карыйм. Ашый – ашамыймы соң, сорап алып ашый әле!
Бакчада эшләгәндә дә суны дөрес сипмим икән хәзер. Кыярны да дөрес утыртмыйм – бер галәмәт инде менә!Аптырагач, әллә сөяркә тапканмы, дип артыннан күзәтеп йөрдем, телефонын тикшердем. Беркеме дә юк! Эш хакы күчә торган картасы хатынында йөргән, акчасыз ир кемгә кирәк соң? Әллә ирләрдә дә күчеш чоры бармы соң ул? Шулай көйсезләнеп йөри торган?
Әле бу яше кырык бишкә дә җитмәгән ир-ат зары. Ә тора-бара, өлкәнәйгән саен «мыжык» картка әйләнсә, нишләрмен дә, ничек түзәрмен? Холкым кызу, әле дә тешемне кысып, көчкә көйлим.
Әллә инде балалар үсеп, үз ояларын коргач, күңелсезләнеп калды да, эшсезлектән миңа бәйләнә башлады. Киңәш бирегез әле, миңа нишләргә? Сабыр савытларым тула бугай инде. Озакламый, я башына тәлинкә очачак, я башка нәрсә... Монысы инде бик җитди, Америка-Рәсәй дошманлыгыннан да куркынычрак булачак.
Гөлфия МИФТАХОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X