Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Ул — үзебезнеке

Сафиянең улы Әсхәт тирәкүрше балаларга да үрнәк булып, кечеләрне кече итеп, олыларны хөрмәт итәргә өйрәнеп үсте.

Гадәттә, бердәнбер бала иркәрәк булса да, Әсхәт үз көче белән югары уку йортына керде, аны уңышлы гына тәмамлап, эшкә урнашты. Бераздан, иптәшләре белән үз эшләрен ачып җибәрделәр. Беренче вакытта кыенгарак туры килде, билгеле. Сафия апа да кулыннан килгәнчә ярдәменнән ташламады: я ашарына пешерде, я акчалата биргәләде. 

Бер ел үтеп, эшләре җайга салынуга улы: «Әни, син минем өчен бик тырыштың, хәзер дә гел булышып торасың. Бүгеннән минем чират сиңа булышырга», — дип, әнисен сөендерде. Ике ел дигәндә фатирларына яхшы ремонт ясадылар. Сафия диңгез буена ял итәргә барды. Әнисе: «Улым, пенсиям җитәрлек», — дисә дә, әнисенең түләүләрен дә үз өстенә алды. «Әни, исеңдәме, мин бәләкәй чакта үзеңә итек алам дип чыгып киткән җиреңнән миңа компьютер күтәреп кайткан көнеңне. Югыйсә, үзеңнең итегең дә тишек булып, миңа күрсәтмәскә тырыша идең. Шул көннән башлап, мин акча эшләргә, сине мохтаҗлыктан чыгарырга хыялландым. Син минем яраткан, кадерле әнием», — дип җавап кайтарды улы.

Аллаһка шөкер, улыннан уңды Сафия. Әнә бит, кайбер күршеләренең улы эчә, өеннән әйберләрен алып чыгып сата, икенчесенеке кыз бала булса да, холыксызга әйләнгән, бала тапкан да, аны әнисенә алып кайтып калдырган...

Менә Әсхәтенең башлы-күзле булыр вакыты да килеп җитте. Әнисен шаккатырып, яраткан кызы белән таныштырасы килүен әйтте. Киләсе ялда булачак киленне күрсәтергә, таныштырырга сүз куештылар. Көткән көн бик тиз килеп җитә бит, Сафия да билгеләнгән бу вакытка бик ныгытып әзерләнде: егерме кешегә җитәрлек табын корды. Үзен дә онытмады. Аның улы — чибәрләрнең чибәре, димәк, әнисе дә шундый булырга тиеш. 

Ишектә кыңгырау тавышы ишетеп, барып ачса — өнсез калды әни кеше. Чөнки улы Әсхәт кара бөдрә чәчле, негрга охшаган бер кызны биленнән кочаклаган. «Исәнмесез», — дип тотлыгып кына исәнләште дә, кунакларны түргә чакырды. 

Улының: «Әнием, мин Аидага тәкъдим ясадым, ул кабул итте. Әйдә булмаса, булган икән, бу шатлыкны билгеләп үтик», — диюенә йөгереп йөрсә дә, «Күршеләр күземне дә ачырмаслар инде», — дип эчтән генә уңайсызланды Сафия. 

Ашап-эчеп алгач, Аида: «Көне буе әзерләп аргансыздыр. Бирегез, үзем җыештырам», — дип, табын яныннан беренче кузгалды. Кара, ничек матур итеп татарча сөйләшә белә икән булачак килене. Әнисенең борчылу сәбәбен аңлагач, Әсхәт аптырап калмады. «Кем ошатмый — анысы үз эше. Арага керергә беркемгә дә рөхсәт итмәм», — дип әнисен тынычландырды. 

«Күрше, әллә улың өйләнде инде. Беркөнне безнекеләргә ошамаган кыз белән кайтып килә иде», — диючеләргә: «Минем малай үзе яхшы булгач, начар кыз сайламас. Балам бәхетеннән дә зур бәхет булмас», — дип, авызларын япты. 

Сурәтен күрсәтүләрен үтенделәр, әле көндез укып, кичләрен эшләвен белгәч, күршеләрнең фикере үзгәрде.

— Карагызчы, бик чибәр икән бит киленең, алай кара да түгел кебек. Ни өчен үзебезнеке түгеллеген әйтмәдең, — диештеләр. 

— Ничек инде үзебезнеке булмасын, бик үзебезнеке, — дип кызып китте Сафия. Аиданың әнисе күрше шәһәрдән. Әтисе безнең илгә командировкага килгәч танышканнар да, кызлары туган. Бик үзебезнеке, читкә кагасым юк. 

Күршеләр барысы да уртак бер фикергә килеп: «Уңдың, Сафия, киленнән. Бәхетләре булсын. Туйга чакырырга онытма», — дип таралыштылар.

Фото: freepik. com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев