Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Ул миңа булышмый

Кияүгә үзем яраткан егетемә чыктым. Әнием, ялгыз үстерүне сылтау итеп, (әтием гел акчалата ярдәм итеп торса да), туй чыгымнарыннан баш тартты. Рәхмәт иремнең әти-әнисенә, бертуган абыйсына, кешедән-ким хур булмасыннар дип, туй да үткәрделәр, "ширбәт ае"на путевка да бүләк иттеләр. Мин аларга моның өчен һәрчак рәхмәтлемен. Үзем бюджет өлкәсендә эшлим, өйләнешүебезгә...

Кияүгә үзем яраткан егетемә чыктым. Әнием, ялгыз үстерүне сылтау итеп, (әтием гел акчалата ярдәм итеп торса да), туй чыгымнарыннан баш тартты. Рәхмәт иремнең әти-әнисенә, бертуган абыйсына, кешедән-ким хур булмасыннар дип, туй да үткәрделәр, "ширбәт ае"на путевка да бүләк иттеләр. Мин аларга моның өчен һәрчак рәхмәтлемен. Үзем бюджет өлкәсендә эшлим, өйләнешүебезгә күп тә үтмәде - ипотекага фатир бирделәр.

Өйләнешеп ел ярым вакыт үтүгә, гаиләбезне икеләтә шатлык басты: мин бәби тудыру йортыннан игезәкләр белән чыктым. Монда да иремнең туганнары җыелып килгәндә, үз әнием санаторийгә китеп барды. Әле җитмәсә, нәрсәгә кирәк иде әле бала, хәерче арттырып ятасың, дип ачуланды. Әй, ул көннәрнең авырлыгын исемә дә төшерәсе килми. Игезәкнең берсе елап икенчесен уята да, чарасызлыктан аларга кушылып үзем елыйм. Берсенең астын алыштырып өлгермим, икенчесе "пес" итеп куя. Төннәр буе йокысызлыктан ябыктым, киптем, аягүрә йоклап йөри башладым. Каенанам килеп булышкалады булышкалавын. Тик менә үз әнием ике атнага бер кереп, 15 минут утыра да, тизрәк кайтып китү ягын каера иде.

Хәзер инде балаларым бераз аякка бастылар, күптән түгел генә 2 яшебезне тутырдык. Әнием килде туган көннәренә. Бүләк итеп берәр трусик алып килгән...

Ярый әле, иремнән уңдым. Берүзе ике эштә эшли, гаиләмне туйдырам дип көне-төне чаба. Мин дә бераз аның хәленә керәм дип, тегүчеләр курсында укып чыктым. Хәзер әкренләп кенә заказлар алам, акчасы да иш янына куш була.

Югыйсә, әнием җитеш тормышта яши бит. Әтиебез (урыны җәннәттә булсын), әни белән аерылышканда, өйдән берни дә алмыйча чыгып китте. Әле аның өстенә безне дә онытмады: ай саен алимент түләү белән беррәттән, без югары уку йортларын тәмамлаганчы абыема, миңа, һәм нигәдер, әниемә ай саен бишәр мең акча салып торды. Ә үзе гомеренең соңгы көннәренә кадәр теш куйдырырга акча арттыра алмады. Соңгы вакытта бавыры да бик борчыган булган икән. Әй, үкенәм дә шул вакытлар искә төшкән саен! Берничә ай акчасын җыеп барып, үзен табибларга күрсәтәсе калган да бит, терсәк ерак шул, тешләп булмый...

Дус кызларымның балаларын әниләрендә калдырып концерт-театрларга, пикникларга чыгулары турында сөйләшкәндә, мин авызыма су кабып утырам. Нигә минем әнием дә миңа бераз гына булса да булышмый икән? Озакламый игезәкләрне балалар бакчасына йөртәсе була. Әнием миңа булышыр дигән өмет юк. Ул үз рәхәте өчен генә яши, ә минем турыда уйлап та караганы юк. Без тиеннәрне санап яшәгәндә, ничек ел саен чит илләргә ял итәргә барасы килеп тора икән? Алма кебек ике оныгы үсеп килә, шуларны кулларына алып бер сөйсә ни була инде, я? Ярар, абыйның балаларын килен баласы дип яратмасын да (киленне бик өнәп бетермәвен беренче көндә үк сиздерде), мин бит үз кызы, йөрәк парәсе...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев