Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Туй көне бик күңелле, ләкин... суык булган

Декабрьдә Түбән Кама никахлашу сараенда шәһәребезнең берничә гаилә пары өчен юби- лей кичәләре оештырылды. Шул парлар арасында көмеш туйларын билгеләп узган Зиннәтуллиннар гаиләсе дә булды.

Зөлфия һәм Илдар шатлыгын уртаклашырга балалары, туганнары килде. ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре котладылар, Мактау акты, Мактау билгесе һәм алтын юбилейга чакыру тапшырдылар, ә Зиннәтуллиннар бер-берсенә назлы, ягымлы сүзләр җиткерделәр. Алар өчен «Капелла» вокаль ансамбле һәм шәһәр мәдәният йорты җырчысы Алия Мәхерова чыгыш ясады.
Зөлфия ханым һәм Илдар әфәнде 1994 елда танышканнар икән.
– Мин үзем Түбән Камадан. Әмма ул вакытта Алабугада яши идем, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән чагым. Иптәш кызымның егете авырый икән. Телефоннан шалтыратыр иде, ул вакытта кәрәзле телефоннар да юк. Иптәш кызым хәлен белергә теләп, ирләр тулай торагына барырга, үзе белән мине дә чакырды. Иярдем инде... Ул егет белән бер бүлмәдә Илдар да яши, шулай танышып киттек, – дип искә ала Зөлфия Зиннәтуллина.
Шуннан бирле егет белән кыз аерылышмаганнар. Илдар – Сарманнан, институтны тәмамлагач, Алабугада заводка эшкә кергән.
Туй көнен икесе дә яхшы хәтерли: бик күңелле һәм... бик салкын көн булган икән ул. Декабрь аенда 25 градус суыкта егет ягы Түбән Камага кыз алырга килгән. Егет нәселе ишле, кеше күп.
Зөлфия әйтүенчә, Илдар авылына – Сарман районының Кәүҗияк авылына барганда, анда, күбесенчә, кырлар булуы гаҗәпләндергән аны. Кызның әбиләре Аксубай районындагы Ибрай авылында яши. Ул якларда исә урманнар күп.
– Клубта язылыштык. Безне бик күп кеше каршы алуы да Зөлфияне шаккатырды, – дип кушыла әңгәмәгә Илдар Зиннәтуллин.
Зөлфия ханым тагын бер кызык вакыйганы искә алып, көлеп куйды:
– Юлда тамак ачты. Әллә шуны аңлап, әллә гадәт буенча, туганнарымны да, без – яшьләрне дә өйгә алып керделәр. Анда өстәлләр сый-хөрмәттән сыгылып тора. Туйганчы ашадык. Шунда Илдарның апасы: «Тамак ялгап алдыгызмы? Ә хәзер ашханәгә туйга барабыз», – дигәч, көлә башладык. Без бит инде туй башланды, дип торабыз, – диде.
«Туегыз хәзерге вакытта булса, нәрсәне үзгәртер идегез?» – дип сорыйм. Берни дә үзгәртмәс идек, ди икән: туйлары шулкадәр матур, күңелле итеп хәтердә калган. Башта Диләрә, аннары Диана исемле кызлары, соңрак Даниэль исемле уллары дөньяга килгән.
Зиннәтуллиннар фикеренчә, иң авыр вакыт – беренче ел булган. Эш хакын вакытында бирмиләр, беренче бала туган. Дөрес, әниләре ярдәмнәреннән калдырмаган. Илдар әфәнде дә барлык балаларын үлеп ярата. Зөлфия ханым әйтүенчә, кызлары һәм уллары күбрәк әниләреннән шүрлиләр икән.
Еллар сизелмичә узып киткән. Илдар Зиннәтуллин «ТАНЕКО» предприятиесендә оператор булып хезмәт куя, Зөлфия ханым – шәһәр архивы начальнигы. Кызлары Диләрә Мәскәүдә институт тәмамлап, шул шәһәрдә яшәргә калган, Диана быел югары уку йортын тәмамлый, Даниэль 2 нче сыйныфта белем ала.
«Каенана белән килен арасында ярату була алмый» дигән сүзләр белән берничек тә килешми Зөлфия ханым.
– Безнең мөнәсәбәтләрне күреп, күбесе соклана. Без әни белән кыз булудан бигрәк, дуслар кебек. Ул бик акыллы, тәҗрибәле, ягымлы, ачык күңелле. Балаларын һәм оныкларын бик ярата. Ирем исә «Син әниемә охшагансың», дип кабатларга ярата, – дип аңлата Зөлфия Зиннәтуллина.
ЗАГС хезмәткәрләре һәм якыннары теләкләренә кушылып, бу парга алтын туйларын да зурлап билгеләп үтәргә телибез.

Лилия Заһретдинова

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев