Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбәнкамалыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәмгә чакыралар

«Түбән Кама — бәхетле гаиләләр шәһәре» дип аталган бәйрәм чарасы «Гаилә» паркында узачак.

Шимбә көнне, 8 июльдә, Түбән Кама Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәчәк.

«Түбән Кама — бәхетле гаиләләр шәһәре» дип аталган бәйрәм чарасы «Гаилә» паркында узачак.

9.00-15.00 сәгатьләрдә никахлашуны теркәү тантанасы була.

15.00-16.00 сәгатьләрдә бәйрәм кунаклары камера оркестрының «Мәхәббәт көйләре» музыкаль программасыннан ләззәт ала алачак.

Шулай ук 15.00-18.00 сәгатьләрдә гаилә белән «Ромашка аквареле» балалар пленэрына, «Дөнья мәхәббәттән башлана» әдәби мәйданчыгына, мототехника күргәзмәсенә барырга, кыр чәчәкләреннән веноклар үрүдә катнашырга, шулай ук гаилә эстафетасында үз көчеңне сынап карарга мөмкин булачак.

16.00 сәгатьтә «Гаилә — Түбән Каманың горурлыгы» муниципаль бәйгесендә җиңүче парларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшырылачак.

Шулай ук тантаналы чарада мәгариф хезмәткәрләре юбилярларын хөрмәтләү дә узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев