Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбәнкамалы сәйләннәрдән картиналар ясый

64 нче балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләүче Фидания Сөнгать кызы Низамованың кулыннан килмәгән эше юк.

Төп эшеннән тыш ул — тегүче дә, төзелештә буяучы да, штукатурлаучы-бизәүче дә...

Кешелекле, ярдәмчел Фидания апага кайчан гына ярдәм сорап барсаң да кире какмый, һәрвакыт ярдәмгә ашыга. Балалар бакчасы коллективында аны яратып, «Ашыгыч ярдәм» дип йөртәләр. Боларга өстәп ул буш вакытында сәйләннәрдән матур картиналар иҗат итә. Андый вак эш туйдырып җибәрсә, фоамираннан матур чәчәкләр, өстәл лампалары ясап куя. Яшь вакытларын искә алып, төрле төсле мулине җепләреннән элеккечә итеп, мендәр тышлары, сөлгеләр, өстәл япмалары чигә. 

Шулай да иң яратып, күңел биреп эшләгәне сәйләннәрдән картиналар тезү. Шактый вак һәм мәшәкатьле бу шөгыль күп вакыт һәм игътибар, түземлек сорый.

«Кечкенә, вак бөртекләрне берәмтекләп тезә башлаганда озаклап утырсаң, муеннар, куллар авырта, сызлый башлый. Ә инде эшең ахырына якынлашканда — нәтиҗәне күрү бар арыганлыкны оныттыра. Берсен тәмамлауга, икенчесен башлыйсы килеп тора. Ясаган әйберләремне дусларыма, туганнарыма бирәм. Һәр кешенең өендә матурлык булуын телим», — ди Фидания Сөнгать кызы үзенең бу шөгыле турында. 

«Алма агачыннан ерак төшми» дигән әйтем барыбызга да яхшы таныштыр?.. Халык дөрес әйтә, күп очракта шушы әйтем туры килеп тора. Фидания апаның кызы Эльвира да гел үзенә охшаган, бер белмәгән, кулыннан килмәгән эше юк. Бераз буш вакыты булдымы, төрле материаллардан чәчәкләр ясый. Гади генә тоелган пластик шешәләр дә оста кулында искиткеч матур ромашка, кыңгырау чәчәкләренә әйләнеп куя. Алда телгә алган һәм күпләр яратып кулланган фоамираннан ясалган торшерлар үзе бер сәнгать әсәре. 

Кеше ике кулына бер мавыгу таба икән, аның юк-бар белән шөгыльләнергә вакыты да, теләге дә калмый. Алай гына да түгел, матурлык күреп, кешеләрнең дә күңелләре нечкәрә. Әниле кызлы Фидания һәм Эльвира да шулай дәвам итсеннәр, юкка гына «матурлык дөньяны коткара» димәгәннәрдер. 

Фотолар шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев