Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбән Каманың ЗАГС хезмәткәрләре күп еллар бергә яшәгән гаилә парларын котладылар

Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатларында, 2024 ел Россия Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде.

Бу юкка гына түгел, тормышның төп кануны да шул — нинди генә мәсьәләгә кагылма, ул ахыр чиктә гаиләгә барып тоташа. Гаилә әгъзаларының бүгенге рухи халәте файдасына башкарылган һәр эш дөньяны яхшыга үзгәртү көченә ия.

Әле күптән түгел, «Берегиня» пенсионерлар клубы активистлары һәм «Мирас» район мәдәният йортының сәнгать житәкчесе Олег Корнилов оештырган «Шанс» иҗади төркеме артистлары Гаилә елына карата «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ике сәгатьлек әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. 

Ул көннәрдә анда 6 парлы гаилә ял итә иде, аларны котларга шәһәрнең ЗАГС идарәсе белгечләре килде. Алар һәрбер гаиләгә чәчәк бәйләме, истәлекле бүләкләр һәм ЗАГСта теркәлгән Мактау акты тапшырдылар.

Бу 6 пар һәрберсе ихтирамга лаеклылар. Алар хөрмәтне хезмәт аша да яулаганнар. Бәхетләрен Түбән Камада тапкан Галина Исаковна һәм Анатолий Емельянович Кузнецовлар 51 ел бергә гомер итәләр, икесенең гомуми хезмәт стажы — 88 ел. Гаилә — тормыш нигезе, ә балалар — аның көзгесе, дигән мәкальләр дә бик күпне аңлата. Бу гаилә 2 малай үстереп, аларга белем биргән. Хәзерге вакытта 4 оныклары бар.

Валентина Николаевна белән Иван Иванович Тарышкиннар Иске Чишмә авылында кичке уеннар вакытында танышканнар. Күптәш түгел 50 еллык юбилейларын билгеләп үткәргәннәр. Алар — хезмәт ветераны. Эш стажлары икесенә бергә — 82 ел. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр, хәзерге вакытта 4 оныклары бар. 

Рәмзия Мәннан кызы һәм Рафаэль Кашаф улы Сәлаховлар гаиләсе дә Түбән Камада дусларында танышып, 45 ел бәхетле гомер кичерәләр. Аларның гомуми эш стажы икесенә — 83 ел. Бер кыз һәм ул үстергәннәр, хәзерге көндә 3 оныклары бар. 

Нурсинә Назар кызы белән Наил Шәфигулла улы Галиуллиннар да Түбән Камада танышканнар һәм бер-берсенә бер карауда гашыйк булып, уртак тормыш корганнар. Бу пар 49 ел бергә гомер итә. Алар — хезмәт ветераннары. Хезмәт стажлары икесенә бергә — 109 ел. Бер кыз бала тәрбияләп үстереп, хәзер оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр. 

41 ел бергә гомер кичерүче Лидия Ильинична һәм Юрий Александрович Мешковлар бәхетләрен Тәтеш районында табып, хезмәттә дә үзләрен алдынгы итеп күрсәткәннәр. Шулай ук икесе дә хезмәт ветераны, гомуми стажлары — икесенә 80 ел. Бу гаилә бер кыз, бер ул үстереп, 5 оныкларын дә тәрбияләшеп, шатланышып яши. 

Сәвия Сәетгәрәй кызы белән Әбләис Рәфыйк улы Сафиуллиннар 1974 елда Түбән Камада бию кичәсендә танышып, бер елдан уртак тормыш корганнар. Алар — 48 ел бергә. Икесенең бергә хезмәт стажлары — 80 ел. Ул һәм кыз үстереп, олы тормыш юлына чыгарганнар. 5 оныклары — хәзерге көндә алар өчен зур бәхет. 

Бу кешеләр барысы да эшләрендә хөрмәт казанып, күп төрле Мактау грамоталарына, котлауларга һәм дәрәжәле бүләкләргә лаек булганнар. Чын бәхетнең нәрсә икәнен бөтен күңелләре белән тоеп яшәүче бу 6 пар, кичәбездә дә бик актив булдылар. Карап торышка ук сокланырлык иделәр. Хәер, гаилә шундый булырга тиештер инде ул?! Бер-береңне ярты сүздән аңлау, кирәк вакытта бер-береңә таяныч булу — гаиләнең «бәхет ачкычы» әнә шулар. Бәхет фәкать гаилә аша гына килә.

Земфира Рәхимова, «Берегиня» пенсионерлар клубы житәкчесе, хезмәт ветераны
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев