Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбән Камадан Сафиннар гаиләсен алтын ГТО билгеләре белән бүләкләделәр

Тантана 12 июньдә үтте.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камадан килгән гаиләне алтын ГТО значогы белән бүләкләде.

12 июньдә Россия көнен һәм «Динамо» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казанда республиканың спорт гаиләләренә ГТО значогы белән бүләкләү тантанасы узды.

Татарстан Раисе Түбән Каманың ике тапкыр ГТО региональ гаилә фестивале җиңүчеләре булган Сафиннар гаиләсенә алтын значоклар тапшырды. 

Гаилә башлыгы, Илнур Сафин, ТЭЦта эшли, Анна Сафина — «Нижнекамскнефтехим» да. Алар икесе дә профессиональ чаңгычылар, Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясыйлар, шунда танышалар да. Бабалары Ринат Сафин — авыл җирлегендә физик культура укытучысы, әбиләре Илһамия Сафина — «Нефтехимик» спорт клубының чаңгы узышлары буенча тренеры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев