Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбән Камадан Ясәвиевлар гаиләсен бергә яшәүләренең 50 еллыгы белән котладылар

Тантаналы чара Түбән Кама ЗАГСында узды.

Түбән Камада Ясәвиевлар 18 мартта алтын туйларын билгеләп үтте. Түбән Кама ЗАГСында никахлашуның 50 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды.

«Зөлфия һәм Нияз Ясәвиевлар, авырлыкларны җиңеп, һәр бәхетле мизгелгә шатланып, илле ел дәвамында иңгә-иң куеп, кулга-кул тотынып яшиләр. Бу барлык гаилә парлары өчен дә бик матур үрнәк», — дип билгеләп үтте ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре.

Бу дата белән юбилярларны туганнары һәм якыннары — ике кызлары, кияүләре һәм дүрт оныклары котлады. Юбилей хөрмәтенә ир белән хатынның исемнәре почет китабына кертелде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев