Түбән Камада тантаналы шартларда яңа гына күп балалы статусын алган гаиләләргә таныклык тапшырдылар
Таныклыкларны социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Власенко тапшырды.
19 декабрьдә Түбән Каманың Никахлашу сараенда күптән түгел өченче балалары туган түбәнкамалыларга күп балалы гаилә таныклыкларын тапшыру тантанасы булды.
Тантанада Ксенья һәм Александр Свежинкиннарны, Эльвира һәм Айдар Багдиевларны, Алия һәм Рәдиф Вафиннарны, Марина һәм Евгений Дроздовларны хөрмәтләделәр.
Тантананы Түбән Кама муниципаль районының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Сәгыйтова ачып җибәрде. Таныклыкларны социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Власенко тапшырды. «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре, күп балалы әни Лариса Михайлова һәм «Гаилә» үзәге директоры Дарья Хуҗина да гаиләләргә җылы теләкләрен җиткерделәр.
Шәһәрнең Балалар иҗат коллективлары башкаруындагы концерт номерлары бәйрәмнең бизәге булды.
ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Сәгыйтова әйтүенчә, ел саен мондый таныклыкларны 500дән артык гаилә ала.
Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау максатын күздә тотып кабул ителде. 21 декабрьдә күп балалы гаилә көне билгеләп үтелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев