Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбән Камада шәһәрнең үрнәк гаиләләрен ачыклау буенча конкурс башлана

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче гаиләләр Россиянең җәмәгать бүләге — «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк.

Түбән Камада ел саен үткәрелә торган «Гаилә — Түбән Кама горурлыгы» муниципаль конкурсы башлана. Ул Түбән Кама районының ЗАГС идарәсе инициативасы белән үткәрелә.

Конкурсның максаты — актив тормыш позициясен алып баручы шәһәр һәм районның үрнәк гаиләләрен ачыклау.

Анда рәсми никахлары 30 елдан да ким булмаган, хезмәт эшчәнлегендә, балалар тәрбияләүдә, шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында казанышлары булган теләсә кайсы пар катнаша ала. Шулай ук гаилә әгъзаларының дәүләт һәм җәмәгать бүләкләре булуы да хуплана.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче гаиләләр Россиянең җәмәгать бүләге — «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк. Медальне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәмдә тапшырачаклар.

Фото: Түбән Кама районының ЗАГС идарәсе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев