Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбән Камада күп бала тәрбияләүче әни «Ана даны» медале белән бүләкләнде

Бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе тапшырды.

Түбән Камада яшәүче күп бала тәрбияләүче Анна Хисмәтуллина «Ана даны» медале белән бүләкләнде. Анна һәм аның ире биш бала тәрбияли. Бу хакта хакимиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада тапшырды.

Чарада шулай ук Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары, «Түбән Кама хатын-кызлары» һәм «Без бергә» иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

«Ана даны» медале белән Татарстан Республикасында кимендә 5 ел яшәүче, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче әниләр бүләкләнә. Медаль бирелгән вакытта балигъ булмаган балалар саны бердән дә ким булмаска тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев