Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбән Камада ирле-хатынлы педагогларны 90 яшьлек юбилейлары белән котладылар

Түбән Камада ирле-хатынлы ветеран-педагогларны 90 яшьлек юбилейлары белән котладылар.

Бу яңалыкны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә Түбән Кама муниципаль районы буенча мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин җиткерде.

Римма һәм Николай Несмеянкиннарны котларга Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин һәм мәгариф идарәсе ветераннар советы рәисе Рәшид Галиәхмәтов килде. 

Несмеянкин Николай Иванович 1933 елның 17 июнендә Мордовия Республикасы Дубенск районы Налитово авылында туган. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, районда белем алуын дәвам итә. Мәктәпне тәмамлагач, КДПИның география факультетына укырга керә. 1955 елда институтны тәмамлый. Аны Лада районы Лада авылына география укытырга җибәрәләр. Түбән Камага 1978 елда килә һәм 2 нче мәктәпкә урнаша, анда 18 елга якын эшли.

Аның хатыны, Несмеянкина Римма Гаффар кызы, 1933 елның 21 июнендә туган, 37 ел мәктәптә чит тел укытучысы булып эшләгән, 17 нче мәктәпнең педагог-ветераны (хәзерге 35 нче лицей). Николай һәм Римма Несмеянкиннар бергә 68 ел яши.

«Без шуны истә тотарга тиешбез: ветеран педагоглар — гомерләренең күп елларын яңа буынга белем бирүгә багышлаган кешеләр. Алар — кыйммәтле тәҗрибә туплаган чын профессионаллар. Аларның шәкертләре аларны һәрвакыт рәхмәт һәм хөрмәт белән искә ала», — дип уртаклашты Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә Айдар Гарифуллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев