Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбән Камада яшәүче ике гаилә яңа федераль проект буенча 4 млн сум акча алды

Торак сатып алу сертификатларын шәһәр мэры Рамил Муллин тапшырды.

Түбән Камада «РФ гражданнарын арзан һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт программасы кысаларында торак сатып алуга сертификатлар тапшырылды.

«Эшлекле дүшәмбе» барышында Эдуард Петров һәм Рузалия Әхмәтсафина, шулай ук Радик Ибраһимов һәм Резеда Зиннурова гаиләләре һәрберсе 4,125 млн сум акча алды.

Торак сатып алу сертификатларын шәһәр мэры Рамил Муллин тапшырды.

«Бүген мондый ресурсларны куллана алуыбыз куанычлы. Киләчәктә Түбән Кама яшь гаиләләре мондый проектларда катнашыр дип өметләнәбез, чөнки Россия Президенты 2030 елга кадәр ташламалы ипотека һәм күп балалы һәм яшь гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән башка проектлар булачагын билгеләде», — диде Түбән Кама мэры Рамил Муллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев