Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбән Камада яшәүче Демидовлар алтын туйларын билгеләп үтте

Бу матур гаиләгә озын гомер һәм нык сәламәтлек теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Түбән Каманың никахлашу сараенда ЗАГС идарәсе белгечләре ирле-хатынлы Демидовларны гаилә тормышының алтын юбилее белән котладылар.

Сергей һәм Любовь 50 ел бергә яшиләр, хезмәт стажлары зур, ә янәшәдә — яраткан балалары һәм оныклары.

Бу матур гаиләгә озын гомер һәм нык сәламәтлек теләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Традиция буенча юбилярларның исемнәре ЗАГС идарәсенең Почет китабына кертелде.

«Без юбилярларны бу матур дата белән чын күңелдән котлыйбыз! Тагын күп еллар бергә бәхетле яшәүләрен телибез! Йортыгыз матур, җылы булсын, анда муллык һәм иминлек хөкем сөрсен!» — диделәр ЗАГС белгечләре юбилярларны котлап.

Фото: ЗАГС идарәсенең матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев