Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбән Камада әтиләр көненә беренче тапкыр «Автопапа» конкурсы узды

Конкурс Түбән Камада беренче тапкыр үткәрелә.

Түбән Камада әтиләр көненә багышланган «Автопапа» конкурсы узды. Анда 12 яшькә кадәрге балалары булган 28 машина йөртүче катнашты. Конкурс Түбән Камада беренче тапкыр үткәрелә.

Катнашучыларга тест үтәргә, юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, фигуралы йөртү күнекмәләрен һәм утыргычта утырган баланы куркынычсызлык каешлары белән эләктерү күнекмәләрен күрсәтергә кирәк иде. 

Чара йомгаклары буенча 1 нче урынны 14 нче лицейдан Ильяс Бикбаев һәм аның улы Радмир алды. 2 нче урында — 29 нчы балалар бакчасыннан кызы Эмилия белән Руслан Балтин. 16 нчы балалар бакчасыннан Дмитрий Гусаров улы Илья белән өченче урынны алды.

Конкурста катнашучыларның барысы да «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм Түбән Кама районы Әтиләр Советыннан дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев