Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбән Камада Әниләр көне алдыннан «Күп балалы гаилә» таныклыгы тапшырылды

Әлеге чара быел беренче мәртәбә үткәрелде.

Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан Түбән Кама ЗАГСында «Күп балалы гаилә» таныклыгы тапшырылды. Бу хакта Түбән Кама районы ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм чарасына күптән түгел өченче балалары туган гаиләләр — Щербаковлар, Тукмаковлар, Хасбиуллиннар һәм Гәрәевлар чакырылган иде.

Бәйрәмдә шулай ук Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина, Түбән Кама муниципаль районының социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Романова һәм «СемьЯ» үзәге җитәкчесе урынбасары Наталья Порошина катнашты.

«Чара бик җылы, матур булды. Бик күп җылы сүзләр яңгырады, музыкаль номерлар, чәчәкләр һәм бүләкләр бар иде. Оныкларын карарга килгән әбиләр һәм бабайлар сөенечтән күз яшьләрен тыя алмады. Барлык балаларга һәм аларның ата-аналарына ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез!» — дип яза ЗАГС идарәсе вәкилләре.

Әлеге чара быел беренче мәртәбә үткәрелде, шуңа күрә оештыручылар киләсе чарага яңа күп балалы гаиләләрне көтәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев