Түбән Кама ЗАГС идарәсендә күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләделәр
Тантана көнендә 5 гаиләгә мөһим дәүләт документы — күпбалалы гаилә таныклыгы тапшырылды.
Түбән Камада «күпбалалы» статусы алган гаиләләрне зурлау матур бер гадәткә кереп бара. ЗАГС идарәсендә шушы көннәрдә тагын 5 шундый күркәм гаиләгә таныклыклар тапшырдылар.
Болар — Яшиннар, Нәбиевлар, Мифтаховлар, Захаровлар, Гайнетдиновлар. Йөзләрендә шатлык нуры, мәхәббәт, кулларында — яңа туган сабый, янәшәдә — олы балалары. Әлеге гаиләләрнең барысында да күптән түгел 3 нче балалары дөньяга килгән. Бу — аларның һәркайсы өчен көтеп алынган шатлыклы вакыйга. Шул уңайдан муниципаль район башлыгы Радмир Беляев аларга үзенең ихлас теләкләрен җиткердеэ. «Сез — яшь гаиләләр өчен яхшы үрнәк. Һәрберегезне күрергә шатмын. Бала — ул ата кеше өчен дә, ана өчен дә зур бәхет. Балалардан да мөһимрәк нәрсә юк. Алар сезне бары тик сөендереп кенә торсыннар, барчагызга да иминлек, җитеш тормыш телим. Ә инде Түбән Камада моның өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган», — диде ул.
Тантана көнендә 5 гаиләгә мөһим дәүләт документы — күпбалалы гаилә таныклыгы тапшырылды. Шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Түбән Кама муниципаль районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Чулпан Ульданова «Мин Түбән Камада тудым» проекты кысаларында һәр гаиләгә яңа туган балалар өчен кирәк-яраклар тутырылган истәлекле сандыклар тапшырды. «Бик матур чара, монда булуыбыз белән без бик шат. Безнең гаиләдә сентябрь аенда кызыбыз Сафина туды. Барыбыз да, әби-бабалар, туганнар, олы кызыбыз Самира һәм улыбыз Әмир бик көттек бу көнне. Мин үзем дә күпбалалы гаиләдән. Өч бала идек, мин иң олысы. Без иптәшем белән моннан 19 ел элек шушы бинада язылышкан идек, ә хәзер менә шундый матур шатлыклы вакыйгага килдек», — ди Гөлнара Мифтахова. «Бәхетле гаиләнең сере ул уртак мәхәббәт һәм бербереңә хөрмәт. Аңлашу булганда, балалар белән килешеп яшәгәндә, алар сине, син балаларны хөрмәт итеп яшәсәң, ныклы гаилә корып була. Безне бу чарага чакырулары, бүләкләр, ихлас котлаулар өчен зур рәхмәт», — дип уртаклашты гаилә башлыгы Ленар Мифтахов.
Бәйрәм көнне дәрәҗәле кунаклар байтак иде. ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова да үз котлауларын ирештерде. «Бүген чыннан да бик әһәмиятле вакыйга. Тарихта беренче тапкыр күпбалалалы гаиләләрне зурлау өчен бирегә республиканың барлык ЗАГС идарәләренең җитәкчеләре җыелып килде. Без ихластан сезне тәбрик итәбез, гаиләләрегезгә бәхет, иминлек телибез! Балалар сезнең яратуыгызны тоеп яшәсеннәр. Таныклыклар тапшыру — ул сезнең гаиләләрегезнең дәүләт үсешенә керткән өлешегезне тану һәм зурлау», — диде Эльвира Әхмәтова.
Бүген Татарстанда гаиләләр өчен 60 тан артык адреслы социаль ярдәм чарасы гамәлгә ашырыла, аларга төрле түләүләр, субсидияләр һәм ташламалар керә. Гаиләләргә ярдәм итү, күпбалалы гаиләләрне ныгыту һәм аларны үстерү өчен шартлар тудыру — федераль һәм республика программаларының төп максатлары. Гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча нәтиҗәле эшчәнлеге, гаилә институтын саклап калу һәм ныгыту буенча актив эш алып бару өчен тантаналы көнне Радмир Беляевка ТР ЗАГС Идарәсе тарафыннан Рәхмәте хаты тапшырылды. Түбән Кама ЗАГС идарәсе бу юнәлештәге актив хезмәте өчен шулай ук Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Чара җыр-моң белән үрелеп барды. Үзләренең иҗади чыгышлары белән җыелган кунакларны 90 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче яшь артистлар һәм «Тулпар» җыр һәм бию ансамбле сөендерде.
Белешмә: 2025 елның 9 ае эчендә Түбән Кама шәһәре һәм районында 3 нче балалары туганнан соң 245 гаилә «күпбалалы» статусы алган. Шушы ук вакыт эчендә 24 гаиләдә — бишенче, 3 гаиләдә — җиденче, 6 гаиләдә алтынчы бала туган, ә 4 гаиләнең сигезенче балалары дөньяга килгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев