Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбән Кама театрында парлап эшләүче гаиләләргә багышланган бәйрәм узачак

Керү бушлай.

27 гыйнварда 13.00 сәгатьтә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында «Гаилә елы» башлану уңаеннан бәйрәм узачак. Ул парлап театрда эшләүче гаиләләргә багышлана. Чара «ВСЕЙ СЕМЬЕЙ» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Бу хакта Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрының социаль челтәрләрдәге төркемендә хәбәр ителә.

«ВСЕЙ СЕМЬЕЙ» проекты кысаларында үтәчәк беренче чара геройлары — артистлар Юрий Павлов һәм Гүзәл Шәмәрдәнова гаиләсе. Алар танышу тарихлары, гаилә бәхете серләре белән уртаклашачак. Бәйрәм спектакльләрдән өзекләр, җырлар, шигырьләр, биюләр, уеннар, мастер-класслар белән үрелеп барачак, диелә хәбәрдә.

Бәйрәмгә керү бушлай.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев