Түбән Кама музеенда шәһәрнең мәртәбәле хезмәт династияләре белән очрашу узды
Тантанада барлыгы 11 хезмәт династиясен хөрмәтләделәр.
Династияләрнең гомуми эш елларын кушып исәпләгәндә, төрле тармакларда йөзләгән еллар хезмәт куеп, һөнәри осталыкларын буыннан-буынга тапшырган бу кешеләр Түбән Каманың горурлыгы булып тора. Шәһәр һәм район үсешендә аларның өлеше шактый. Сүз — Түбән Каманың хезмәт династияләре турында.
Шәһәр музеенда шәһәрнең мәртәбәле хезмәт династияләре белән очрашу узды. Залда утырган гаилә династияләренең гомуми эш стажы йөзләгән елларны тәшкил итә. Тантанада барлыгы 11 хезмәт династиясен хөрмәтләделәр. Болар төзелеш, медицина, мәгариф, мәдәният, спорт тармакларында күп еллар хезмәт куйган гаиләләр.
«Бүгенге көндә Түбән Кама иң матур, төзек, алга киткән шәһәрләрнең берсе. Биредә алга таба үсү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Һәм бу бик күп кешеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Бигрәк тә хезмәт династияләренең өлеше зур. Буыннан-буынга матур хезмәт традицияләрен тапшырып, яшьләргә лаеклы үрнәк күрсәтеп, сез уңышка ирешүнең серләре белән уртаклашасыз. Хезмәт кешесе һәрвакыт мактауга лаек булды. Һәм бүген сезнең барыгызга да шушы хезмәтегез өчен зур рәхмәт сүзләрен ирештерәсе килә», — дип, кунакларны сәламләде Радмир Беляев.
Очрашуда Россия Федерациясенең Татарстан Республикасыннан сенаторы Александр Терентьев та бар иде. Ул шулай ук хезмәт династияләренә карата олы хөрмәт белдереп, аларның шәһәр һәм район үсешенә генә түгел, Ватаныбызның чәчәк атуына да күп көч кертүләрен ассызыклап узды.
Тантанада, күпьеллык хезмәтләре өчен, хезмәт династияләренә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында Түбән Кама районының элеккеге җитәкчесе Әгътәс Галиәхмәтов та бар иде. Ул күп еллар транспорт өлкәсендә хезмәт куеп, РФ нең, ТАССРның атказанган транспорт хезмәткәре, Россия транспортының Мактаулы хезмәткәре исеменә лаек булган, Түбән Кама шәһәре һәм районының Мактаулы гражданины исемен йөртә. Уллары Азат һәм Марат Галиәхмәтовлар да РТ Атказанган транспорт хезмәткәре исеменә лаек булганнар.
«Безнең гаилә династиясенең транспорт өлкәсендәге гомуми хезмәт стажы 100 елдан артып китә. Түбән Камада инде без 55 елдан артык яшибез. Шәһәрне үзебез төзедек, шушында шатланып, куанып гомер итәбез. Нинди генә эштә эшләсәң дә, уңышка ирешү өчен кешеләрне яратырга, якын итәргә кирәк. Һәр кешегә хөрмәт булырга тиеш», — ди Әгътәс Галиәхмәтов.
Мактаулы кунаклар арасында гомуми хезмәт стажы иң зур булган гаилә вәкилләре — Гафиуллин-Миңнехановлар иде. Ул 1270 ел тәшкил итә. Укытучылар династиясе бүген дә үз хезмәтләренә тугры калып, мәгариф өлкәсендә эшләүләрен дәвам итә.
«Мин мәгариф өлкәсендә 40 ел эшләп лаеклы ялга чыктым. Түбән Камага 1974 елда яшь белгеч булып килгән идем, 1нче мәктәптә хезмәт куйдым. Киләсе елда менә шәһәргә 60 ел тулса, безнең мәктәп 65 еллык юбилеен каршы алачак. Шунда мин укытучы, аннары, завуч, директор булып эшләдем. Үзем дә укытучылар гаиләсеннән һәм укытучылар гаиләсенә тормышка да чыктым. Роза Харис кызы 1нче мәктәпнең 6 нчы директоры иде, ә мин 10 нчысы булдым. Шушы коллективка эшләвем белән мин бик бәхетле, бик яхшы укытучылар, укучылар белән эшләргә туры килде. Разил Вәлиев, Алмаз Хәмзин, Рифкать Муллин һәм башка шундый мәртәбәле кешеләр укып чыкты бездә. Бүгенге вакытта балаларым да шушы өлкәдә хезмәт куя, оныгым да укытучы булырга әзерләнә. Үзебезнең династиягә, шулай ук мәгариф өлкәсендә эшләүче һәркемгә дә уңышлар телим», — ди Роза Гафиуллина.
Һәр династиянең тарихын хезмәт батырлыгының елъязмасы дияргә була. Аларның һәркайсының тарихы ул шәһәр һәм республика тарихы дисәк, бер дә ялгыш булмас. Бүгенге көндә дә алар һөнәргә тугрылык саклап, матур традицияләрне дәвам итәләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев