Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Тормыш сынауларын узып

Лениза белән Ленарны зур мәхәббәт кавыштыра. Бик зурлап ук булмаса да, туйлар узгач, Лениза каенана һәм каената йорты¬на килен булып төшә.

Алары исә киленне үз итеп, «кы­зым» дип кенә торалар, Лениза да аларга тиз ияләшә. Аларны үз әти-әнисе кебек күрә.

Гаиләдә бер-бер артлы ике са­бый дөньяга килеп, барысына да куаныч бүләк итә. Әбисе һәм бабасы да оныкларын бик яра­та. Балаларга ярдәм итеп тора. Берничә елдан Ленар аерым йорт сала, агач утырта. Гаилә шатланып яңа йортка күченә.

10 ел үтеп китә... Дөнья түгәрәк, ир һәм хатын эшли, балалар мәктәптә укый. Ләкин дөнья бәхеттән генә тормый шул. Йорт­ка күченеп, ел ярым узгач, Ленар фаҗигале төстә һәлак була. Яңа, хуш исле нараттан салган йорт­та Лениза ике бала белән ялгыз кала. Кайгы-хәсрәт кояшны да, аяз күк йөзен дә каплагандай була. «Яраткан иремне югалт­тым» дип елап ятып булмый, ур­так мәхәббәт җимешләрен аякка бастырырга кирәк. Шуңа күрә, Лениза җебеп калмыйча, бала­лар хакына бирешмәскә, сын­маска карар кыла. Башка бала­лардан ким булмасыннар дип, көне-төне эшли, киемен дә, уку өчен кирәк-ярагын да яхшысын гына сатып ала.

Вакыт уза тора. Тормыш та җайлана кебек. Эшендә хөрмәт итәләр, каенана белән каената оныкларын иркәлиләр, ярдәмнәреннән калдырмыйлар. Ленар китүдән, күңелдә кал­ган бушлыкны гына тутырып булмый. Дөрес, кияүгә чыгарга тәкъдим итүчеләр дә бар... Тик Лениза балалары башка кешегә «әти» дип дәшә алмаслар, дип курка. Үз итеп, киресенчә, ир өнәп бетермәсә? Шуңа күрә, танышырга, таныштырырга теләүчеләр белән сөйләшеп тә тормый ул. Ялгызы түгел бит! Ленарның туганнары да еш килә кунакка. Аралашу туктамый, бәйрәмнәргә чакырып торалар.

Ә гомер бер дә туктап тормый­ча, елга кебек ага да ага. Инде улы да, кызы да үсеп, мәктәпне тәмамлый. Улы өйләнә, килен дә бик уңган һәм чибәр.

– Әни, сиңа 47 яшь бит инде, үзеңне кайгыртырга вакыт җитте. Ялгызың кала күрмә. Гомереңне безгә багышладың, инде хәзер ныклап аякка бастык, без ярдәм итәрбез. Күңелеңә хуш килгән кешене тапсаң, уйлап торма, кияүгә чык, – ди улы Радик.

Кызы Нәфисә шәһәрдә институт­та укый. Ялларга кайтып кергәч, күпме шатлык! Ә якшәмбе китеп баргач, ана үзенә урын тапмый, юксына башлый. Көне эштә, ан­нары бакчада, кош-корт карап уза. Ә менә кышлары бигрәк озын икән шул.

Гомер уза, яныңда аркаңны терәрдәй кеше булмагач, һәркемгә ямансу була инде ул. Тик Ленары кебекне каян табар­га? 50-60 яшьлекләр арасында буйдакларның күбесе – эчкече. Аерылучыларны да өнәп бе­терми. Кайберәүләр интернет аша да таныша диләр. Анысы да шикләндерә.

Ә беркөнне Ленарның абый-сының хатыны авариядә һәлак булуы турында хәбәр итәләр. Кич булса да, Лениза җыенып, иренең туганнарына ашыга. Ба­лалары елый, Илгиз таш булып каткан да, бер сүз әйтә алмый утыра. Хатынның йөрәге кысы­лып куйды. Аларны бик яхшы аңлый ул.

Күпмедер вакыт узгач, бер-ике айдан туганнары киңәшләшеп, Илгизнең ризалыгын алып, Ле­низага димче җибәрәләр. Хатын ирсез яши алса да, иргә авыр­рак була. Балаларга да әни назы җитми.

Лениза уйга кала. Үлгән артын­нан үлеп булмый, өч баланы аякка бастырасы бар. Үз бала­лары кебек ярата аларны Ле­низа. Ә башка хатынны кабул итәрләр идеме? Илгиз Ленардан өч яшькә генә олы. Характеры да, үз-үзен тотышы да Ленарга охшаган. Кешелекле, ярдәмчел булуы белән аерылып тора.

Ходай шулай кушкандыр... Ле­низа ризалашырга була. Барлык туганнар, дуслар бу карарларын хуплап, котлыйлар.

Илгиз белән Лениза тиз арада уртак тел таба. Зур гаилә булып, бер-берсен хөрмәт итеп тату го­мер кичерәләр. Үз гомерләрендә авыр сынаулар күп булса да, алар да бәхеткә лаек бит.

Суфиян Минһаҗев

фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев