Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Сокланып карап туймассың лә...

Рәзинә апа һәм Флер абый Гайнемөхәммәтовларны Түбән Камада бик сирәк кеше генә белмидер. 55 ел дәвамында алар шәһәребезнең милли мәдәниятендә туктаусыз хезмәт куя. Кичәләрендә бер генә тапкыр булган кеше дә бу сүзләрнең йөз буяу өчен генә булмавын аңлый, билгеле. Ә бүген, 30 апрельдә – аларның алтын туйлары да әле. Өстәвенә икесе дә 75 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә.

Өч юбилейны берләштереп, буатнада Халык иҗаты йортында «Яшәү яме» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Кичә күбрәк гаилә бәйрәмен хәтерләтте дисәм, ялгышмам, чөнки бирегә Гайнемөхәммәтовлар белән якыннан таныш, аларны хөрмәт иткән кешеләр генә җыелды.
Кичә башланыр алдыннан, төп геройлар белән сөйләшеп алдым. 50 ел бергә яшәр өчен, арада мөнәсәбәтләр нинди булырга тиеш?
– Алтын туйга җитәр өчен, сабыр булырга кирәк, дип уйлыйм. Флер минем өчен – төп терәк. Әгәр тормышны яңадан
башларга мөмкинлек булса, шулай ук калдырыр идем барысын да. Иң рәхәт мизгелләрне улыбыз һәм кызыбыз туганда кичердем, – ди Рәзинә апа.
– Мин дә барысын да шулай ук калдырыр идем. Чөнки яратып өйләндем. Мәхәббәт эшләргә, яшәргә көч бирә, балалар да мондый гаиләдә тәртипле булып үсә, – дип килешә Флер абый.
– Әти-әнинең тормышы минем өчен һәрчак үрнәк булды. Алар сәнгатьне яратырга, тамашачыны ихтирам итәргә өй-рәтте, – ди кызлары Иркә.


– Ирек белән 27 ел гомер итәбез, әти-әнидән калышмаска исәп. Әнинең аш-сулары, холкы, файдалы киңәшләре – тормыш иткәндә аннан өйрәндем барысына. Рәхмәт аларга, – диде киленнәре Эльмира.
Алтын туйлары белән котларга Түбән Кама ГХАТ (ЗАГС) идарәсе хезмәткәрләре килде. «Яшьләр» балдаклар алмаштылар, Мактау китабына имзаларын куйдылар. Котлау сүзләрен җиткерүче белгечләр Флер абый һәм Рәзинә апа тормышын ноталар, көй белән чагыштырды. Әлбәттә, бу дөреслеккә туры килә. Җыр, иҗат аларны таныштырган, кавыштырган.


Рәзинә апа гомере буе башка урында эшләсә дә, сәхнәдән әлегәчә төшкәне юк. Флер абый концерт сценарийларын да язды, курайлар да ясады. Юбилярлар «Әйдә барыйк урманга» җырын да башкардылар. Алар өчен бу зур әһәмияткә ия булган җыр. Аны Гайнемөхәммәтовлар 1974 елда, Казан радио комитетыннан Рафаэль Ильясов «Нефтехимик» клубына яздырырга килгәч, җырлаганнар.
Гомумән, кич буе сәхнәдә җыр-моң тынмады. Җырларын килгән кунаклар да башкарды. Тамашачылар Флер абый белән Рәзинә апа оныклары Энҗедән «Туган тел»не дүрт телдә – инглиз, кытай, татар һәм рус телләрендә ишеттеләр. 

Кичәне «Ләззәт» ансамбле егетләре-кызлары чыгышлары да бизәде. Дүрт дистә дәвамында яшьләрне җыеп, татарча җырларга өйрәтеп, сәхнәгә чыгарып, шәһәрне милли җанлы шәхесләр белән баеттылар бит Гайнемөхәммәтовлар. Ансамбльгә йөрүчеләр арасында 13 пар гаилә корган, алар арасында – Зоя һәм Рөстәм Рахманкуловлар, Раушания һәм Айрат Шәяхмәтовлар һ.б. 13 нчесе – Элина һәм Айназ Хәйруллиннар гаиләсе әле ике ел элек кенә туган. «Ләззәт»не бүгенге көндә Флер абыйның улы Ирек җитәкли. Флер абый һәм Рәзинә апа «Талир тәңкә» пенсионерларын канатлары астына алды.


Казанда яшәп иҗат итүче кызлары Иркә дә кичәне ямьләндереп, скрипкада уйнап, җырлады. Аннан чират «Сан-дугачлар оясы»на да җитте. Кайчандыр ике, аннары дүрт кешедән торган бу гаилә ансамбле бүгенге көндә сигез кешелек булган! Музыка коралларыннан элек баян, гармун булса, тора-бара курай, скрипка, мандолина өстәлгән. «Сандугачлар оясы» ансамблендәгеләр тезелеп баскач, сәхнә тулды.


Тәбрикләүләр «Мунча ташы» театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла һәм Рөстәм Рахманкулдан, Бөтендөнья татарлар конгрессының җирле бүлек рәисе Рөстәм Ганиевтан, шагыйрьләрдән, хезмәттәшләрдән, мәдәният өлкәсендә бергә хезмәт куючылардан да яңгырады. Видеоязма аша татар эстрадасы артистлары Илсөя Бәдретдинова, Зөһрә Шәрифуллина, «Казан» бию коллективы җитәкчесе Чулпан Закирова җылы сүзләрен җиткерделәр. Флер абыйның әнисе – 97 яшьлек Фатыйма әби дә видео аша аларны котлады.
50 ел гомер итүләренә, 55 еллык иҗатка нәтиҗә ясалды. Гомер дәвам итә, димәк, иҗат, концертлар да тукталмый дигән сүз.

Фото: Алмаз Фәттахов

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев