Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Сокланып карап туймассың...

Яңа ел – Хәния апа һәм Мансур абый Низамовларның иң кадерле бәйрәмнәре, чөнки 1 гыйнвар көнне алыр гаилә корганнар. Быел исә иңгә-иң куеп тормыш сукмагыннан атлауларына 61 ел тулды.

Хәния апа Апас районының Аллабирде авылында биш балалы гаиләдә дөньяга килә. Гаиләдә беренче бала – ул әти-әнисенә терәк була, үзеннән кечеләрне караша, йорт эшләрендә булыша. Башта авылның башлангыч мәктәбен, аннан Апас урта мәктәбен тәмамлагач, Казанга китеп, С.П.Горбунов исемендәге авиация заводында самолетлар җыю бүлегендә эшли.
Мансур абый Апаста туып үскән. Киләчәген тарих фәне белән бәйләргә хыялланган егет, әти киңәшен тотып, Казандагы авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Агроном белгечлеге алган Мансурны юллама буенча алты елга Әгерҗе районына җибәрәләр. Аннары ул Алабугада, биш районны берләштергән оешмада баш агроном булып хезмәт куя. Ә биш елдан аны Түбән Каманың авыл хуҗалыгы идарәсенә баш агроном, соңрак бүлек мөдире итеп билгелиләр. Озак еллар эшләү дәверендә күп кенә Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнә. «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.
Хәния апа һәм Мансур абый Апас мәктәбендә укыганда ук дуслашалар. Яшьлек мәхәббәтләренә тугры калып 1959 елның 1 гыйнварында гаилә коралар. Хәния апа ирен кая җибәрсәләр дә, янында була. Кул кушырып утырырга яратмый, сәүдә өлкәсендә эшли.
Ә лаеклы ялга чыккач, алар 17-18 еллап Дубравушкада яшиләр. Бакча тутырып җиләк-җимеш, кош-корт асрыйлар, хәтта тәвә кошларына кадәр тоталар. Аннары исә Түбән Камага күченәләр.
Хәния апа һәм Мансур абый ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Венера гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Уллары Наил Түбән Камада. Бүгенге көндә дүрт оныклары һәм дүрт торыклары бар.
– Мин Хәнияне сабыр холыклы, тәртипле, чиста-пөхтә, гадел булуы өчен хөрмәт итәм, – дияргә ярата Мансур абый.
– Мансурның эше никадәр күп булса да, балаларны тәрбияләргә вакыт тапты, аларны эшкә өйрәтеп үстерде, – дип мактап куя ирен Хәния апа да.
86 яшьтә булуына карамастан, алар яшьләрчә шаярып, көлешеп алалар. Үзләре бик активлар, бөтен нәрсәне бергә эшлиләр. Телевизордан «Җырлыйк әле» тапшыруының һәр чыгышын яратып көтеп алалар, кушылып җырлыйлар. Зифа Кадыйрова китапларын укырга яраталар. Зирәк акылларына, үзара мөнәсәбәтләренә сокланып туймаслык. Алар кебек үрнәк алырлык матур гаиләләр күбрәк булсын иде!
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.
Фото ЗАГС архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев