Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Сапфир туегыз белән !

Мәгариф ветераннары, шәһәребезнең күркәм шәхесләре Зәйнәпбикә Файзрахман кызы һәм Илгиз Мәхмүт улы Сәлаховларның бергә яши башлаганнарына 45 ел тулган. Узган гомер, аккан су... Әле кайчан гына кебек иде студент чаклар, авыл клубындагы кичке уеннар, танышу...

Казан педагогия училищесы студенты Илгиз булачак гомер юлдашы Зәйнәпбикәне бер күрүдә ошата. Танышып, аралаша башлагач, кызның да педагогия училищесында укуы билгеле була. Казаннан ерак түгел, Арчада гына укый икән бит бу чибәр кыз! Сөйләшүенә караганда, кыз да егеткә битараф түгел кебек. 
Дуслык сыналып, мәхәббәткә әйләнгәч, яшьләр гаилә корырга уйлыйлар: 1973 елның җәендә өйләнешеп, бүгенге көнгә кадәр тату гаилә булып яшиләр. Өйләнешүләренә бер ел тулыр-тулмас, аерылышырга, дип килгән яшьләргә, бер дигән үрнәк бу! 
Бер-береңне тыңлап, юл куеп яшәргә менә кемнәрдән өйрәнергә кирәк! Алар «Гаилә – Түбән Кама горурлыгы – 2019» муниципаль конкурсы җиңүчеләре дә әле, гаилә фотосы шәһәрдәге баннерда урнаштырылган.
Ирле-хатынлы Зәйнәпбикә һәм Илгиз Сәлаховлар гомерләрен мәгарифкә багышлыйлар. Илгиз Мәхмүт улы – Татарстан Республикасының хезмәт ветераны, татар телен укытуда, үстерүдә, абруй-дәрәҗәсен күтәрүдә зур хезмәт куйган шәхес. Аның «Татарның сикәлтәле юллары» дип аталган басмасы, күп кенә татар теле укытучыларының өстәл китабы булырга тиеш. 
Ул Түбән Камада тугыз яңа мәктәп салуга лаеклы өлешен кертә, тырыш хезмәте, активлыгы нәтиҗәсендә ике татар гимназиясе ачыла, чуваш һәм татар якшәмбе мәктәпләре оештырыла, татар-төрек лицей-интернаты, шахмат, волейбол, көрәш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшчәнлеген башлап җибәрә. Тынгысыз җанлы педагог – әле бүген дә мәгариф идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлектә. 
Мәгариф өлкәсендәге уңышлары, тырыш хезмәте өчен Илгиз Мәхмүт улы «Халык мәгарифе отличнигы», «Татарстан республикасының атказанган укытучысы» исемнәренә, күп кенә Рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләренә лаек була.
Хатыны Зәйнәпбикә ханым да ире үрнәгендә тормышын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул –мәктәптә татар һәм рус телләре укыту белән бергә, укучыларында кешеләргә хөрмәт, әдәп-әхлак сыйфатлары, тәрбияләүдә күп көч куйган мөгаллимә. Зәйнәпбикә Сәлахова оештырган татар теле кабинеты шәһәребездә иң яхшыларның берсе була. Укучылары төрле олимпиадаларда призлы урыннарга лаек булып, имтиханнарны уңышлы тапшырган икән, димәк бу – укытучының тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Шуңа күрә, Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булуы да бер дә гаҗәп түгел. Укучылары аны әле дә онытмыйлар, шалтыратып, аралашып торалар.
Бу гаиләнең бәхете, ике уллары – Илшат һәм Илдар Сәлаховлар әти-әнисенең горурлыгы. Алар ана телләрендә матур итеп сөйләшә. Олы уллары Илшат техник фәннәр кандидаты, «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятендә хезмәт куя. Кече уллары Илдар да кандидатлык диссертациясен яклап, бүгенге көндә «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесенең фәнни-технологик үзәгендә полиолефин лабораториясен җитәкли.
Әби-бабасы өчен яраткан оныклары – Илзат, Азат, Кәрим һәм Әмир – һәрвакыт көтеп алынган кадерле кунаклар. Илгиз абый өлкән оныкларының мини-футбол уйнауларын яратып күзәтә, кечкенәләренә шахмат уйнау серләрен төшендерә. 
Илһамия ГАФФАРОВА.
Фото Сәлаховлар гаиләсенең шәхси архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев