Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Сабырлык белән көтәргә һәм ышанырга гына кирәк

Адилә ире Илшат белән яшьтән яратышып өйләнеште. Беркемне дә араларына кертмәделәр, үзләре дә бер-берсенә тугры булдылар. Бу турыда язып торырга да туры килмәс иде, бәлки... Әнә шул «бәлки» булмаса...

Туйга килгән кунаклар бишәр-алтышар бала табуларын теләсәләр дә, андый бәхет нигәдер гаиләгә килергә ашыкмады. Йөрмәгән табиблары, күренмәгән күрәзәчеләре, имтомчылары калмады. Тик алар зарыгып көткән сабый гына яралырга ашыкмады. Ничек көтте Адилә, ничек теләде хатын, ана булу мөмкинлеген. Урамда бала җитәкләгән исерек хатыннарны күргәндә, ярсып елый иде. Телевизорлардан балаларын ташлаган аналар турында тапшыруларны караган саен «Ашыгыч ярдәм» чакырырга туры килде иренә.

Өйләнешүләренә ун ел вакыт узгач, өметләре өзелгән Адилә «Тәрбиягә ятим бала алыйк» дип иренә ялынса да, башка вакытларда хатыны белән бер сүзсез ризалаша торган Илшат «Чит ят балага мин әти була алмыйм»,- дип кырт кисте. Кырыкны узгач, Адилә дә язмышы белән килеште. Үзенә урамдагы сукбай эт-мәчеләрне ашату, тәрбияләү белән юаныч тапты. Аларны квартирларына алып кереп юындырды, үз акчасына ветеринарга алып барды, яңа хуҗалар тапты. Тик соңгы араларда мәче йонына аллергия башланды бугай: еш төчкерә, җитмәсә күңеле болганып тилмертә. Аллергологка барган иде: «Бу аллергия түгел», – дип, участок терпаветына җибәрде.

Анысының, һәр кергән авыруга, кирәксә-кирәкмәсә дә, бар табибларга юллама биреп утырудан башы чыкмый. Инде шактый өлкән яшьтәге хатын-кыз табибы Адиләне аяктан егарлык хәбәр ирештерде: “Хатын авырлы, инде ике ай». Ирле-хатынлы сөенечтә күккә сикерердәй булсалар да, УЗИ дигән нәрсә аларны тиз җиргә төшерде. Карындагы сабый Даун авыруы белән туачак. Әлегә җан кергәнче аборт ясату хәерлерәк дип, юллама да язып тоттырды. Сәламәт бала туу мөмкинлеге бик аз, суга батучының саламга тотынуы кебек кенә.

Бу хәбәр аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итте хатынга. Илшат тиз аңга килде. «Баланы калдырабыз. Бу миңа ятим бала алырга теләмәгән өчен Ходайдан җәза. Икебез дә исән чакта ничек тә карарбыз. Аннан соң байлыгыбыз җитәрлек, аны караучы ышанычлы кеше табарбыз», – дип карар кылды. Уртак фикергә килгәч, Адиләгә дә җиңел булып китте.

Исәпкә басты, тиешле вакытка табибка күренергә йөрде. Урамда гарип балаларын махсус коляска белән йөртүче әниләр белән аралашты. Алар берсе дә авыру балаларын тапканга үкенми. Сабыйларын төрле үзәкләргә, массажга, әллә кайларга йөртәләр. Күбесе йөрәк парәләренең хәлен беразга гына булса да яхшыртуга өметен өзми. Берсе, әнә, Кытайга кадәр барып җиткән. Тик күпме генә тырышса да, күзеннән яшь кипмәде аның. Өстәвенә, аны караучы табиб та, килгән саен баланы төшерергә кушып тинтерәтте. Корсактагы балага инде биш ай булды.

Әти-әнисен өметләндереп, тибенгәләп тә куйган була үзе. Күренергә соңгы килүендә ияләнгән табибы урынына яшь кенә бер ханым карады Адиләне. Баштарак шикләнеп кенә караса да, Рәфинә Илдусовна Салиховага тора-бара күңеле ятты. Яшь булуына карамастан белемле, өстәвенә игътибарлы бу ханымны күпләр үз итә. Чөнки ул һәр авыру күңеленә ачкыч таба белде. Илшатны да кабул итү сәгатьләрендә чакырып китереп, ныклап сөйләште. «Ун гына процент өмет булса да, ышаныч бар дигән сүз. Сез өметсезлеккә бирелмәгез. Бала сәламәт кебек тоела миңа. Хәтта авыру булса да, дәвалап булыр бәлки. Сез аның белән ешрак сөйләшегез. Ул бит сезнең көтеп алган сабыегыз. Үзен яратканны, көтеп алганны сизеп торсын» – дип, инде ничә ай кайгыга бирелгән ир белән хатынны юатты.

Яхшы күңелле табибның юраулары рас килде: Адилә сау-сәламәт ир бала тапты. Аңа әтисенә охшатып Ришат дип исем куштылар. Беренче мәлләрдә баланың сәламәт икәненә ир дә, хатын да ышанып бетмәде. Аларның нәрсә кичергәнен үз башларыннан үткәннәр генә аңлый алыр. Башта түземсезлек белән сабый ишетерме, күрерме дип көттеләр. «Улым» дигән тавышка елмаеп борылып караган малайны күккә чөйде Илшат. Рәхәтләнеп, күңеле бушаганчы үксеп-үксеп елады. Аннан үрмәләп киткәнен, беренче адымнарын елый-елый күзәттеләр. Ришатка яшь ярым булганда, Адилә икенчегә узды.

«Ун булса да, барысын табам» – дип шаярта хатын. Рәфинә Илдусовна да бу йортта һәрчак көтелгән кунак. Үз вакытында өметсезлеккә бирелгән Адиләне юату чаралары тапкан, өмет йолдызы кабызган, олы йөрәкле табибә бит ул. Ярый әле юлларында ул очрады. Тугыз ай буе елап күтәрсә, баласы бәлки чыннан да сәламәт тумас иде. «Татар юрап китерә»ди бит. Бары өмет йолдызын сүндермәскә кирәк икән.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев