Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Рамил Муллин хәрби хезмәткәрнең гаиләсен улы туу белән котлады

Яңа туган балага Әмир дип исем кушканнар.

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Рамил Муллин Гыйрфановлар гаиләсен улы туу белән котлады. Бу хакта Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Гаилә башлыгы махсус хәрби операциядә катнаша, хәзер планлы ялда. Моннан тыш, бәреп төшерелгән БПЛА өчен аңа ун көн өстәмә ял да бирелгән. Гаиләдә өч бала: бер кыз һәм ике ул тәрбияләнә. Яңа туган балага Әмир дип исем кушканнар.

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы ата-аналарны котлады һәм балаларга бүләкләр тапшырды. «Кадерле Фәнис һәм Фәния, сезне бу шатлыклы вакыйга белән котлыйсым килә. Сезнең батырлыгыгыз өчен зур рәхмәт, гаиләгездә өченче бала туу безне дә шатландыра. Әмир сәламәт һәм бәхетле бала булып үссен, аның уңышлары сезне сөендерсен, ә ата-ана булу бәхете сезгә күңелле мәшәкатьләр генә китерсен», — диде Рамил Муллин.

Фото: Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев