Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Өчләтә бәйрәм

Март ае килсә дә, кыш салкын көннәре белән күңелне куркытып, китмәскә тырыша. Тик инде кояш та турырак карый башлады, түбәдән тамчылар да тама. Яз исе килә!

Март диеп әйтүгә, әниләр бәйрәмен күз алдына китерәбез. Мин үзем 8 март – Халыкара хатын-кызлар көнен аеруча көтеп алам. Ул көн – гаиләбез өчен өчләтә бәйрәм!
Беренчесе – барлык хатын-кызлар бәйрәме, икенчесе – минем туган көнем. 8 март көнне туганмын шул! Әниемә бу көнне бүләк тапшырсам, ул:
– И кызым, син бит миңа үзең бүләк, – ди.
Өченчедән, бу көнне әтием Нәсим һәм әнием Румия гаилә корганнар. Быел аларның никахлашуына 20 ел тулды. Алар безгә, балаларына наз һәм яратуларын биреп, тәрбияли, үзләре дә безнең өчен тормышта үрнәк.
Әтием Казан ветеринария институтын тәмамлаган, әнием Түбән Кама шәһәрендә пешекче-кондитер һөнәренә укыган. Әтием башта ветеринар булып эшләгән, совхоз таралгач, икенче белгечлек алып, хәзерге вакытта «Түбән Кама газ» идарәсендә хезмәт куя. Әнием үзебезнең Түбән Чаллы авылындагы «Тамчыкай» балалар бакчасында эшли.
Апам Алия Түбән Кама медицина көллиятендә белем ала. Мин Югары Чаллы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфында укыйм. Буш вакытларымда чәчәкләр ясау, мозаика, сынлы рәсем ясау белән шөгыльләнәм. Ә җәен төрледән-төрле матур чәчәкләр үстерәбез. «Авылым Түбән Чаллы җирләре», «Чәчәкле җәй» онлайн фотоконкурсларында катнашып барам.
Әтием әле авылыбыз мәчетендә имам вазыйфаларын да башкара. Әнием, Алия апа һәм мин мәчеткә йөреп, дини белем алабыз, Коръән укырга өйрәнәбез.
Гаиләбез бик тату. Гомумән, гаиләдәге татулык ислам дине буенча, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәргә тырышып яшәүдән киләдер, дип уйлыйм. Дин бит начарлыктан тыя. Мөселман булган кеше сүзе белән дә, эше белән дә башкаларга зыян салырга тиеш түгел.
Әниебез безне кыз балалар белергә тиешле эшләргә өйрәтә, яхшы киңәшләрен бирә. Без дә аның киңәшләрен тотарга, йөзенә кызыллык китермәскә тырышабыз.

Әдилә Корбанова,
Түбән Чаллы авылы

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев