Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

«Әни» дигән сүзне ишеткәнче, байтак вакыт узды»

Мин Зариповлар өенә кергәндә, 12 яшьлек Диләрә залда арбасында мультфильм карап утыра иде. Ят кешене күргәч, бераз читенсенеп тә куйды, әнисен чакырды. Әнисе Ләйсән мәш килеп пластик стаканнардан кар бабай ясап маташа. Кул эшләнмәсен икенче кызы Әминәдән мәктәптә сораганнар икән. Гаиләдә 2,6 яшьлек Ясминә дә үсеп килә. Анысы балалар бакчасына йөри.

Диләрәгә балалар церебраль параличы диагнозы (спазматик тетрапарез) куела. Ул басмый, әйберләрне тотмый, әмма логопед һәм әти-әнисе ярдәме белән сөйләргә өйрәнә, үзенә ошаган яки борчыган нәрсәне аңлата ала. Кыз шулай ук әбисе пешергән бөккәннәрне ашарга ярата.
– Диләрә туганда, миңа 21 яшь иде. Йөклелек чоры яхшы узды. Анализлар да әйбәт булды. Ләкин 31 нче атна киткәч, кан ага башлап, мине хастаханәгә алып киттеләр. Дөрес, моңа кадәр яңгыр астында таеп егылган идем, ләкин ул вакытта «бар да тәртиптә», дип тынычландырдылар, – дип искә ала Ләйсән.
Яшь хатынны хастаханәгә алып килгәч тә, кабул итү бүлмәсендә 2-3 сәгать тоталар: анализлар алалалар, табиб эзлиләр, җиһазларны көтәләр... Ләйсән сорауларына төгәл җавап бирүче булмый. Ә менә иренә һәм әнисенә:
– Беренче чиратта, баланы түгел, әнисен коткарырга кирәк, – дип әйтәләр.
Ләйсәнгә операция ясыйлар, ул наркоздан айныгач та, баланы хастаханәгә, яңа туган сабыйлар бүлегенә озатуларын хәбәр итәләр.
Башта сабый үзе сулыш та ала алмаган, хәтта пневмония белән авырган. Әни бала тудыру йортыннан чыккач, Диләрәсе яткан хастаханәгә дә ята, әмма анда әниләр һәм балалар аерым икән. Куветта яткан нарасыена карап, күпме күз яше түккәнен дә, ничек борчылганын да Ләйсән үзе генә беләдер. Ниһаять, икесен дә өйгә кайтарып җибәрәләр.
– Диагноз турында беркем берни әйтмәде, баланы сакларга, урамга чыкмаска, чирләтмәскә куштылар. Шулай эшләдек тә. Вакыт уза торды, ә Диләрәбез авырлык белән утырды, үрмәләмәде дә, йөрмәде дә. Шуңа да карамастан,  барысы да яхшы дип, прививкаларны ясаттылар. Тугыз айда чираттагы прививканы ясатып, өйгә кайткач, баланың тәнен көзән җыера башлады. Табибларга мөрәҗәгать иткәч, бер дару язып биреп котылдылар. Ә ул дару бер яктан дәваласа, икенче яктан зыяны да зур икән, – дип дәвам итте Ләйсән.
Гаилә Казан хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Анда сабыйга бер генә түгел, хәтта берничә диагноз куялар, даруларның башкаларын билгелиләр.
Авыр вакытларда якындагы кешеләр, гадәттә, ике төркемгә бүленә: беренчеләре ярдәм итәргә тырыша, икенчесе гаепли башлый. Зариповлар гаиләсендәге бу хәлләр ачыклангач, ярдәмгә ашыгучылар да, ир белән хатынга «таш атучылар» да табыла. Ә менә әтисе Айратның кызына карата мөнәсәбәте бер секундка да үзгәрми. Көтеп алган баласын тагын да ныграк ярата ул. Гайбәт таратучыларның авызларын да тиз «яба».
Өч ел узгач, дөньяга Әминә, тагын алты елдан артык вакыт үткәч Ясминә дә аваз салалар. Дөрес, әти-әни бик саклана, йөклелек турында хәтта туганнарына да әйтмиләр. Шөкер, табиблар шикләнүенә карамастан, балаларның
икесе дә сау-сәламәт туа. Диләрә башта көнләшә, әти-әнисенең игътибарны башкаларга бирүләренә борчыла, аннары сеңелкәшләренең үзенә тартылуларын күреп, аларны якын күрә, ярата башлый.
– Балалары сау-сәламәт туган кешеләр аларның беренче сүзләре, беренче адымнары никадәр кадерле икәнен аңламый! Диләрәдән «әни» дигән сүзне ишеткәнче, байтак вакыт узды, – дип сөйли күз яшьләре аралаш Ләйсән.
Әлбәттә, Диләрәнең ирешкәннәре беренче карашка бик аз, әмма моның өчен күпме көч түккәнен әти-әнисе генә аңлый: массажлар, логопед белән шөгыльләр, тернәкләнү курслары туктамый.

Айрат белән Ләйсән куркып тормый, гаилә белән Казанга да, Башкортстанга да баралар. Дөрес, хәзер барыбызга мәгълүм сәбәпләр аркасында ерак юлга чыгудан тыелалар.
Үзенчәлекле балалар тәрбияләүче әти-әниләр белән күп очрашканым бар. Алар балалары кайчан үз-үзләренә хезмәт күрсәтә башлар, йөрер дип өмет баглыйлар.
Зариповлар моның өчен барысын эшләсә дә, бүгенге көн белән яшәргә, тормыштан тәм, ямь табарга тырыша. Ләйсән үзе әйтүенчә, медицина да бер урында тормый.

Лилия Заһретдинова

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев