Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Миңнеханов Түбән Камадан Фәретдиновлар гаиләсен «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләде

Фәретдиновлар гаиләсе дүрт бала тәрбияли.

Түбән Камада яшәүче Гөлназ һәм Айдар Фәретдиновлар «Ата-ана даны» ордены медален алдылар. 

Дәүләт бүләген аларга 25 августта Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

2023 елның 16 августында Айдар Рафис улы һәм Гөлназ Тимергали кызы бергә яшәүләренең 20 еллык юбилеен — бәллүр туйларын билгеләп үтте.

Айдар Фәретдинов 2019-2020 елларда мәгариф идарәсенең җитәкчесе булып эшләгән, хәзер Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжын җитәкли. Аның әти-әнисе 40 елдан артык «Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә хезмәт куйган.

Фәретдиновлар гаиләсе дүрт бала тәрбияли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев